ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2017 ел
чәршәмбе

Урып-җыюныӊ һәр хужалыкта үзенеӊ үзенчәлеге бар. Әнә, «Сосна» хуҗалыгына  башкаларга караганда бер атнага якын  соӊга калып чыгарга туры килде. Бу очрак  техниканыӊ әзерлегенә яисә механизаторларныӊ булмавына бәйле түгел,  бары басуларга аммиак суыныӊ мулдан кертелүе  белән аӊлаталар.

Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 15 нче август көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 12 834 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 34 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,62% күрсәткечен тәшкил итте.

 

Россия Федерациясе Хөкүмәте раслаган 2017 елның 7 августындагы  «Дәүләт җир күзәтчелеген камилләштерү өлешендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында»гы 943нче карары белән билгеләнгәнчә, Росреестр җир законнары  таләпләрен хәвеф-хәтәр чыгу куркынычын исәпкә алып, җир законнары таләпләре үтәлешен тикшерәчәк.

Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1202 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 46 кешегә азрак.

 

2 нче сентябрь көнне 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр "Татнефть Әлмәт марафоны" массакүләм җиңел атлетика буенча ярышлар оештырылу сәбәпле, шәһәрдә транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. 

Түбәндәге урамнарда транспорт хәрәкәте чикләнәчәк:

- Ленин урамы буенча Чехов исемендәге урамнан алып Төзүчеләр пр. боҗрасына кадәр;
- Төзүчеләр проспектында Шевченко урамыннан алып Бигаш урамы боҗрасына кадәр;
- М. Җәлил урамында Ленин урамыннан алып Лермонтов урамына кадәр;
-Лермонтов ур. М. Җәлил урамыннан алып Радищев урамына кадәр;
- Радищев урамы  буенча Лермонтов урамынан алып Ленин ур. кадәр;
- Чехов урамында Ленин урамыннан алып Белоглазова урамына кадәр;

- Шевченко урамы буенча Төзүчеләр проспектыннан алып Заслонова урамына кадәр;

- Заслонова урамы буенча Шевченко урамыннан алып Ленина урамына кадәр. 

2017 елның 16 августында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тракторларны, үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны исәпкә алу һәм теркәү буенча федераль дәүләт мәгълүмат системасын оештыру мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә уздырды.   

Дүшәмбе көнне Биләрдә  күп еллар эчендә беренче тапкыр Бал Спасы бәйрәме булып узды.

Татарстанда гражданнарны гриппка каршы вакциналау башланды. 2017 ел эчендә Татарстанда 1,5 млн артык кешегә прививка ясарга планлаштырыла. Әлмәттә дә прививкалар ясатуга әзерлек башланды.

Милек буенча бурычлыларның налогларын вакытында түләүләрен белеп тору өчен Россия ФНС ы  “Налог түләүче физик затларның шәхси кабинеты” интернет –сервисыннан файдаланырга чакыра.

Росреестр кайнар элемтә аша сорауларга җавап бирде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International