ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2017 ел
шимбә

Һава торышы Әлмәт районы җир биләүчеләренә көн саен бөртекле һәм кузаклы культураларны җыю буенча эшләрнең темпларын үстерергә ирек бирә. Агымдагы елда бөртекле һәм кузаклы культураларның гомуми мәйданы 44822 га тәшкил итә. 19 август көненә 14730 га (33%) мәйданнан уңыш җыеп алынган, гомуми тарттырылган күләм 48676 тонн тәшкил итә. 

2017 елның19 августындаТүбән Кама районы Кама Аланында бистәгә нигез салынуның 35 еллык юбилеена багышланган, массакүләм күңел ачулары үтте.

Әлеге проектны гамәлгә ашыру белән «Gemont» төзелеш компаниясе шөгыльләнә. Ул Түбән Камада да нефть эшкәртү комплексы төзелешендә катнаша.

Бүген, 19 августта, район башлыгы Александр Никошин районның иң алдынгы өч комбайнчысын кырга барып бүләкләде.

2017 елның 19 августында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә алма бәйрәме узды.

Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор күзәтү идарәсенең дәүләт ветеринар күзәтчелеге бүлегенең дәүләт инспекторы тарафыннан Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының “Малиновка”  ЮХИДИ постында Киров өлкәсеннән  Чувашия Республикасына 500 баш тавык алып бара торган машина туктатыла. Тикшерү барышында терлекнең  чыгышын, иминлеген раслый торган  ветеринария документларының юклыгы ачыклана. Йөк йөртүче зат үз гамәлләре белән  кеше һәм хайваннар өчен гомуми  булган авырулар таралу куркынычын тудыра, ягъни Россия Федерациясе Авыл хужалыгы министрлыгының «Ветеринария документларын бирү эшен оештыру кагыйдәләрен раслау турында»гы 2016 елның 27 декабрендә кабул ителгән  589 номерлы боерыгын  боза.

Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор күзәтү идарәсенең  Дәүләт ветеринар күзәтчелеге бүлегенең дәүләт инспекторы тарафыннан Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының “Малиновка”  ЮХИДИ постында Чувашия Республикасыннан Казан шәһәренә 13 туш  сыер ите алып бара торган машина туктатыла.

"Дөнья фестивале" Әлмәт районының Каськи авылында Россиянең төрле шәһәрләреннән 250 кешене берләштерде. Ике көн эчендә этник һәм бардлар музыкасы буенча мастер-класслар, семинарлар һәм концертлар үтте.

Җәйге ял вакытына карамастан, Югары Ослан муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетында эшләр кайный: мәктәп һәм балалар бакчаларында ремонт, иҗат мәктәбе төзелеше, спорт мәйданчыкларын төзекләндерү, юллар төзү һ.б.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International