ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2017 ел
дүшәмбе

Психолог Гүзәлия Абдулкадыйрова и логопед Лариса Коробейникова инвалид балалар өчен уеннар, конкурслар, табышмаклар һәм тукымалар белән искеткеч биюләр булган чын бәйрәм оештырдылар. Мондый чаралар балаларның яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән контактының вербаль булмаган аралашу чараларының формаларын киңәйтүгә этәрәләр, иҗади фикерләүне һәм логик фикер йөртүне үстерәләр.

 

Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре үз укучылары игътибарына 2017 елның юбиляр китапларына багышланган “Туган көнең белән, китап!” китап күргәзмәсе тәкъдим иттеләр. Китапларның да, кешеләрнеке кебек үк туган көннәре юбилей даталары бар. Ул бар кеше белә, ярата, бар дөньяда укыла торган китаплар, әгәр юбилярларның кайсы да булса билгеле түгел икән, китап күргәзмәсе танышу һәм дуслашу өчен менә дигән сәбәп.

 

Казан дәүләт медицина университетына керүгә быел 2107 абитуриент документлар тапшырды. Беренче курска 751 кеше алынды, аларның 425 – бюджетлы урыннарга. Булачак беренче курс студентлары арасында – 9 кеше Бөтенроссия укучылар олимпиадасында һәм укучылар олимпиадаларында җиңүчеләр. 21 беренче курс студенты иң югары билгегә (ЕГЭ нәтиҗәләре буенча 100 баллга) ия.

Мөхәммәд Чемпионатта барлыгы өч тапкыр келәмгә чыга, шуның икенсен җиңә, берсендә Япониядән көндәшенә оттыра. Хәзерге вакытта спортчы Чемпионатның дүрттән бер өлешенә әзерләнә.

Бүген Әлмәт шәһәренең "Городской" стадионында Әлмәтнең ДЮСШ һәм Биектауның "Эверест" командалары чираттагы футбол буенча уеннарын уздырды.

Бүген 20 август көнне Биектау районы Красна авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераны Разия  Шәйхи кызы Нуралиева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

2017 елның 23-25 августында Владимир өлкәсе территориясендә “Экология. Яңа чакыру, яңа чишелешләр” Бөтенроссия экологик форумы-2017 була, аны Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы һәм Владимир өлкәсе администрациясе оештыра. Мероприятие экологик аң үсеше стимуллары формалаштыру, табигать саклау эшчәнлеген яңа гамәли дәрәҗәгә чыгару, экологик иминлекне үстерү һәм регионның актуаль һәм стратегик экобурычларын хәл итүгә яшьләрне җәлеп итү максатларына юнәлтелгән.

ЮНЕСКО тарафыннан сакланучы Бөтендөнья мирас объектлары исемлегенә керүне күрсәткән символика бүген Зөя утрау-шәһәрчегендә урнашкан Успение ирләр монастыре диварында да пәйда булды.

Тантаналы чарада ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова, Россия мәдәният министры Владимир Мединский, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" республика фонды рәисе Минтимер Шәймиев, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан катнашты.

2017 елның 24–26 августында Казанда травматологлар-ортопедларның VI Евразия конгрессы узачак. Конгресс Бөтен Россиядән, шулай ук Беларусьтән, Казахстаннан, Кыргызстаннан һәм Узбәкстаннан травматология һәм ортопедия өлкәсендә әйдәүче белгечләрне җыячак. Шулай ук Бөек Британия, Германия һәм Словакия экспертлары чыгыш ясаячаклар.

Район башлыгы Александр Никошин иртәнге сәгатьләрдә кырга барып, суктыруда эшләүче алдынгы комбайнчыларны хезмәт уңышлары белән тәбрикләде, кыйммәтле бүләкләр тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International