ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2017 ел
җомга

Авыл урамнары алар исемен йөртә

Бу елның октябрендә Россиядән 55 волонтер Абу-Дабида һөнәри осталык буенча узачак дөнья чемпионатында стажировка узарга тиеш. Яхшылардан яхшылар бөтен дөньядан булган яшь профессионаллар арасында уздырыла торган зур чарада волонтерлар сыйфатында катнашу мөмкинлегенә ия булдылар.

Мәгълүмат-консультация төркеме Татарстан Республикасының Түбән Кама муниципаль районы Елантово һәм Югары Уратьма авылларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтте.Чарада ТР  Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлык юридик бүлеге белгече Л.А.Әхмәтҗанова катнашты.

24 август көнне Ятмас-Дусай авылы китапханәчесе кече- урта яшьтәге балалар белән “Күз чишмәсенә экскурсия оештырды. Бару юлында алар чишмә суының файдасы, чишмәнең килеп чыгу тарихы белән кызыксындылар. Экология елына багышланган бу акциядә китапханәче Венера Галиуллина алып килгән китапларга  күзәтү ясады.Соңыннан чишмә суыннан шифалы чәй кайнаттылар. Балалар бу сәяхәттән яңа тәэсирләр алдылар, уйнап рәхәтләнеп ял иттеләр, табигатьтә үзләрен ничек тоту кагыйдәләре белән таныштылар.

Ремонт эшләрен тәмамлау максаты белән 28 августтан алып 31 августка кадәр Тельмана, 61 урамында урнашкан балалар поликлиникасы авыруларны кабул итмәячәк.

25 нче августта өйдә социаль ярдәм күрсәтү исемлегендә 123 граждан һәм инвалид исәпләнә иде.

Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча экспертиза һәм бәяләр булдыру дәүләт идарәсе ТР дагы төзелешләр турында вакытлы һәм дөрес мәгълүмат бирү максатыннан “ТР экспертизасы хәбәрдәре” (ПИ № ТУ16-01589 от 08.08.2017 г.) исемле журнал уйлап чыгарды.

Кулланучы хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт Төркия Республикасында сәламәтлеккә зыян турында вәкаләтле органның рәсми мәгълүматы уңаеннан Коксаки вирусын һәм башка энтеровирус инфекцияләрен булдырмау кагыйдәләрен искә төшерә.

Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина белән бергә 7 сентябрьдә районга эшлекле сәфәр кылачак.

2017 елның 24 августында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев рәислегендә  видеоконференция режимында Идел буе федераль округы төбәкләренең  гомуми белем оешмаларын яңа уку елына әзерләү мәсьәләсе буенча округ киңәшмәсе булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International