ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2017 ел
дүшәмбе

“2015-2020 елларга ТРда яшь талантлар белән стратегик идарә итү“ дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында Татарстанның иң сәләтле балалары, шул исәптән, безнең район вәкилләре, Казанның Универсиада авылында җәйге яшьләр лагеренда булып кайттылар.

 

Быел көз мәктәпкә 15,5 млн. укучы бара, бу узган елдагыдан бер миллионга диярлек артык. Беренче сыйныфка 1,8 млн. бала бара. Бу хакта бүген мәгариф системасының яңа уку елына әзерлеге турындагы мәсьәләгә багышланган киңәшмәдә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев хәбәр итте. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәшмә эшендә видеоконференцэлемтә аша катнашты.

 

 

2017 нче елның 26 августында Зирекле халык иҗаты музеенда 1981-82 елгы чыгарылыш укучылары белән очрашу булды

Районда  быел 406 бала беренче сыйныфка укырга керә.

«Шифалы үләннәр»

“Балтач” ДТКЗ инспекторлары, Балтач районы ветеринария хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә, балалар белән махсус сакланучы территорияләргә багышланган экологик викторина үткәрде. Балаларга Балтач заказнигындагы проблемалар һәм аның тормышы, райондагы табигать һәйкәлләре турында сөйләделәр. Актив катнашучыларга һәм җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле призлар тапшырылды.

Бердәм сайлау көнендә, 10 сентябрьдә, Әлмәт районында өстәмә сайлау узачак. Әлмәтлеләр шәһәр Советына депутатлыкка кандидатлар сайлый. 

Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә Түбән Камада яшәүчеләрдән мөрәҗәгать керде. Дача ияләре, су саклау зонасында рабица челтәрдән койма куеп, андагы күлгә һәм башка бакчачылык ширкәтләренә ирекле үтүне чикләгән күршеләренә шикаять белдерә. Чыгып тикшерү барышында инспекторлар РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.12.1 маддәсе буенча беркетмә төзеделәр:

Ачылу тантанасы 30 августка сәгать 10га билгеләнгән. Хөрмәтле шәһәрлеләр һәм кунаклар! Сезне бәйрәмгә көтеп калабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International