ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2017 ел
сишәмбе

Республика буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Зәй,Лениногорск районнары буенча бүлеге халык тарафыннан мөрәҗәгать бирү ысулының үзгәрүе турында хәбәр итә. Мөрәҗәгать бирү ысуллары:

 

 

 

16 август көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Чистай районы Яуширмә (Кутлушкино) авылында алкогольле продукцияне законсыз сату фактын ачыклады

2017 елның 22 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлегеннән 3 тикшерү материалы карап тикшерү һәм тиешле карар кабул итүгә алынды

28 августта Зур Әтрәч китапханәсендә “Ә син мәктәпкә әзерме?”- дип исемләнгән җанлы әңгәмә узды

Бүген киләчәк беренче сыйныф укучылары – ТР ГТХМ Үзәк аппараты, ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе һәм Казан янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләренең балалары “Сәлам, мәктәп!” бәйрәмендә катнашканнар. Балаларга “Беренче сыйныф укучысы җыентыгын” бүләк иткәннәр. Оештыручылар балаларны мөмкин кадәрчә кызыксындырырга тырышканнар һәм яшь кунаклар өчен күңелле “ГТХМ көнен” көйләгәннәр. Мәктәп тормышына бәйрәмле старт онытылмаслык һәм кызык булып чыкты.

«Студенческая» сырхауханәсенең медиклары тарафыннан 5 500 артык казан студентына прививка ясалды. Вакцинацияләү «Студенческая» 4 нче номерлы шәһәр сырхауханәсе» ДАССУдә, шулай ук 12 000нән артык студент яши торган Универсиада Авылында үткәрелә.

Бүләк итү Казан Кирмәненең Туп ишегалдында булган. Гадәттәгечә Республика көне  алдыннан анда Русия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тантаналы бирү чарасы үткәрелә. Котлау сүзләрендә Рөстәм Миңнеханов барлык җыелган кешеләрне киләсе бәйрәм белән тәбрикләгән һәм эштә сизерлек казанышлар һәм нәтиҗәләр өчен рәхмәт белдергән. Искә төшереп, Эдуард Илларионов 2017 елның 24 мартында Казан дары заводында склад бинасында зур янгынны сүндергә вакытта авыр яралар кичергән.

Чүпрәле районында Кече Уби авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты һәм капиталь ремонттан соң балалар бакчасы куллануга тапшырылды. Социаль-мөһим объектларны ачу тантанасында район башлыгы Александр Шадриков, РФ Думасы ТР Дәүләт һәм Дәүләт Советы депутатлары Илдар Гыйльметдинов һәм Ринат Гайзатуллин катнаштылар.

Бүген Татарстан Республикасы Көне бәйрәме алдыннан Казанда Зур Кызыл урам, 65 адресы буенча ике атаклы дәүләт эшлеклесе Фикрәт Табиев һәм Гомуәр Усмановка мемориаль такталар ачу тантанасы узды.  Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, дәүләт органнары вәкилләре, мәдәният эшлеклеләре катнашты.

 “Үзәкләштерелгән район клублар системасы”ның күчмә үзәге 27 август көнне 20 сәгатьтә Кызыл Армия урамында урнашкан Мәдәният һәм ял паркында “Кино төне – 2017” Бөтенроссия акциясе  үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International