ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2017 ел
сишәмбе

Киңәшмә-планерканы  Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов уздырды.

«Хосписны бергә төзибез» хәйрия акциясендә татарстан медиклары республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгының хезмәткәрләре һәм җитәкчелеге катнаштылар.

Мамадышта Шәһәр көненә багышланган бәйрәм чарасында йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау буенча «Сәламәтлек почмагы» акциясе узды. Акция кысаларында барлык теләүчеләр үзләренең артериаль кан басымнарын үлчәтә, инсультның һәм инфарктның килеп чыгу куркынычын билгели һәм медиклар консультациясен ала алдылар.

29 август көнне Яңа Сала авыл китапхәнәсе, мәдәният йорты һәм авыл җирлеге белән берлектә Татарстан Республикасы һәм район көне уңаеннан “30 август Республика көне” дигән китап күргәзмәсе оештырдылар.

29 нчы август көнне,Татарстан Республикасы көне уңаеннан,Сарысаз-Тәкермән авыл мәдәният йортында "Татарстан таңнары!" дигән исем астында бәйрәм чарасы үтте. Авылыбызның үсеп килүче йолдызчыклары тамашачылырга дәртле биюләрен, моңлы җырларын һәм эчтәлекле шигырьләрен бүләк иттеләр. Башкарылган әсәрләр туган илгә мәхәббәт һәм ярату хисләре белән сугарылган иде.

Чистай районы өч авыл җирлекләре башлыкларына яңа автомобиль ачкычларын тапшырачаклар.

30 августта, шәһәр Көнендә, Иске Татар бистәсе территориясендә "Ачык йөрәкләр шәһәре" дигән инклюзив иҗади мәйданчык оештырылачак. Чараның инициаторлары - Казан мәдәният идарәсе, Татарстан Республикасы  Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министрлыгы ярдәме белән Константин Васильев музее белән берлектәге "Юность" мәдәният сарае базасындагы  "Э-моция" Иҗади инклюзив студиясе.

 

Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең ял көннәре хакында күпсанлы мөрәҗәгатенә җавап итеп ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.Татарстан Республикасының "Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар" 19.02.1992 елгы 1448-XII№ Законы нигезендә 30-нчы август – Татарстан Республикасы Көне һәм Корбан гаете – эшләми торган бәйрәм көннәре булачак.

2017 нче елда пенсиягә чыгучылар өчен мәҗлес үткәрелде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International