ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан республикасы көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә милли өйчекләр куелган иде. Атналык киңәшмәдә аларны оештыручыларга Грамоталар тапшырылды.

Бәйрәм чарасы күтәренке рухта үтте,һәм бераз гына дулкынландыргыч та булды,чөнки җәй ахырына якынлашты ,алда уку елы көтә.Бәйрәм шигырьләр,җыр һәм бию, төрле конкурслар,спорт һәм эстафета уеннарына бик бай булды.Балаларның шат елмаюы,көләч йөзләре-болар бар да мәдәният хезмәткәрләренең куелган максатларына ирешкәнлекләрен чагылдыручы дәлилләр.

 “Энергия” стадионы, политехник колледж, ипподром, 1, 2, 4нче мәктәпләр, спорт-сәламәтләндерү үзәге спорт заллары, боз сараенда,  «Йолдызлык» балалар  лагере базасында волейбол, җиңел атлетика, гимнастика, көрәш, гер спорты, билбау көрәше, шашка, шахмат, өстәл теннисы, бадминтон, таяк тартышу, аркан тарту, туризм, сыер савучылар һәм механизаторлар осталыгы буенча ярышлар уза.   Аларда иң көчле авыл спортчылары ачыкланды.

Әбде авылы куитапханәсендә мәктәп һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Богатство русского фольклора» дип исемләнгән танып – белү сәгате үткәрелде балалар  рус халык әкиятләре, җырлар, табышмаклар, такмаклар, тизәйткечләр, дөньясында булдылар. Аларга рус халкының борынгы яшәү рәвеше, халык сәнгате әсәрләре турында презентаөия күрсәтелде. Балалар тизәйткечләр өйрәнделәр, рус халык мәкальльләрен искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр.

Бу кичә авыл тарихына багышлап эшләнелгән призентация ярдәмендә алып барылды. Авылыбыз оста кулларының кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Коймак пешереп, шифалы үләннәрдән ясалган кайнар чәй тамашачы күңеленә җылылык өстәде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International