ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

Бүген "Пирамида" концерт комплексында XIII Казан мөселман киносы фестивален ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катаншты. Фестиваль Казанда 5-11 сентябрь көннәрендә үтә. Ул Россиядә иң эре кино күргәзмәсе дип санала һәм 2005 елдан бирле үткәрелә. Форум программасы гадәттәгечә тынычлык, толерантлык, тату яшәү идеяләрен алга этәрүче, милләтара хезмәттәшлекне ныгыту ысуллары турында сөйләүче фильмнардан тора. 

Бүген, 5 нче сентябрьдә, район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте.

Бүген, 5 нче сентябрьдә, район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Виктор Тимиряев Шеланга һәм Коргуза авыл җирлекләре гражданнарын шәхси сораулары белән кабул итте.

Районда уза торган экстремизм һәм терроризмга каршы көрәш айлыгы кысаларында Туган якны өйрәнү музее анкетирование үткәрде.

      2017 елның 5нче сентябрендә Яр Чаллы шәһәрдә ГХАТ  идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 5 меңенче баланы теркәделәр. Бу сабый – Адель Илгиз кызы Мингалеева – 5нче сентябрь көнендә дөнья күрде.

Бүген, 5 сентябрьдә  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү үткәрде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Иокогава Электрик Корпорейшн» (Япония) компаниясе президенты Такаши Нишиджима белән очрашты.    

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Татарстан Республикасы ягыннан очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров та катнашты. 

2017 нче елның 8 аена 59 бала туу очрагы регистрацияләнгән.

Бүген Җир һәм мөлкәт Палатасы рәисе тарафыннан гражданнарны кабул иү булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International