ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Яр Чаллы өчен Универсиада-2017 күрсәткечләре нәтиҗәле булды.

ТР ның бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле инициативасы нигезендә 10 нчы сентябрьдә «Бала хокук даирәсендә» дип исемләнгән информацион-социаль видеороликлар конкурсы игълан ителә.

Бүген районның халыкны социаль яклау, яшьләр һәм спорт, профсоюз активы сфералары 2017 нче елда булачак әлеге учреждение хезмәткәрләренә санатор – курорт дәвасы күрсәтү буенча пилотлы проект игълан итә.

         2017 нче елның 06 сентябрь конне  Зәй муниципаль районында юбиляр парны котладылар. Ул 40 ел бергә гомер кичерүче Сычевлар гаиләсе. Бу куркәм гаилә яшьләр өчен сабырлык, хисләргә тугърылык, тормышка позитив карау үрнәге булыр торалар.

   2017 елның 5 августында “Социаль туризм” программасы буенча социаль - тернәкләндерү бүлекчәсендәге инвалидлар hәм пенсионерлар Чепьяда урнашкан “Халыклар дуслыгы” музеенда экскурсиядә булып кайттылар.

 

Бүген инвалидларны техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча “Кайнар элемтә” оештырылды.

Кичә, 4 сентябрьдә, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2017 елда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә ташламалы кыска сроклы кредитлар һәм инвестиция кредитлары бирү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов үткәрде.

2017 елның 27 – 28 сентябрендә Мәскәү шәһәрендә «Тегермән – 2017» XV Халыкара конференциясе узачак. Әлеге чара Халыкара сәнәгать академиясе, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы он тарту һәм ярма предприятиеләренең һәм АПК тармак берлекләре Ассоциациясенең Россия Берлеге тарафыннан оештырыла.

Татарстанда урып-җыю эшләрен иң яхшы яктыртуга республика конкурсында катнашу өчен гаризалар алу дәвам итә. Конкурс Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан уздырыла. Аның максаты – быелгы елның уңышын урып-җыюда алдынгы районнарның уңай тәҗрибәсен күрсәтү, урып-җыю кампаниясе алдынгыларына игътибарны җәлеп итү.

Бүген Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында структур бүлекчәләр һәм ведомство предприятиеләре җитәкчеләре катнашында атналык оператив киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International