ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2017 ел
якшәмбе

Әтнә муниципаль районы Күәм авылында яшәүче Шафикова Халисә Шафик кызына 10 сентябрь көнне 90 яшь тулды. Шафикова Халисә озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының  җитәкчесенең урынбасары, Күәм авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Шафикова Халисәнең бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Шәһәрдә яшәүче тыл ветераны Антонина Ленькова  шушы көннәрдә туксан яшь тулды.

Ветеранны юбилее белән район башлыгы Камил Нугаев, район ветеран оешмалары советы рәисе Татьяна Бурумова, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре җылы котлады. Юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгының котлау открыткаларын, күчтәнәчләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.

Кичә, 9 сентябрь көнне, район үзәгенең "старт" үзәгендә "Милләтләр кроссы" Бөтенроссия акциясе кысаларында сарманлылар йөгерү ярышларында катнаштылар. 

10 сентябрь көнне Әлмәттә шәһәр Советына депутат сайлау уза. Ул шулай ук Әлмәт районының 10 округында да уза.Аларда 32 кандидат катнаша. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Барнаул шәһәренә (Алтай крае) эш сәфәре кысаларында Алтай крае губернаторы Александр Карлин белән очрашты.  

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхеразыев, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Фәрид Габделганиев, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наиль Маһанов, «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев катнашты. 

2017 елның 10 сентябрендә Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсенең төп залында Мерясев Николай Федорович һәм Раиса Федоровнаның “сапфир” туйлары узды.

6-нчы сентябрьдә буа шәһәрендә “Бердәм Россия” партиясе көне булып узды.

Салкыннар башлануга җылы бирү сезоны башлана һәм янгын чыгу куркынычы арта.

Әлмәт районының 10 округында шәһәр Советына депутат сайлау уза.  

Дүшәмбе көнне төнлә куе томан, һәм туфракта 1 градуска кадәр салкын көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International