ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2017 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай краена эш сәфәре кысаларында Барнаулда Алтай крае татарларының милли-мәдәни автономиясе активы белән очрашты. 

Барнаулның Җәмыгъ мәчетендә узган очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, «Милли шура» башлыгы Васил Шәйхеразыев, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, һәм Алтай крае Хөкүмәте Рәисе урынбасары Николай Чиняков катнашты. 

11 сентябрьдә төнлә республикада урыны белән 1 градуска кадәр салкын көтелә.

 

Бүген районның 11 округында муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлыкка кандидатларны өстәмә сайлаулар узуын искә төшерик, аларда 39 кандидат катнашты.

Спас муниципаль районы финанс-бюджет палатасының планлаштыру һәм анализ бүлеге җитәкчесе Елена Викторовна Подгорнова Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

Бүген бөтен Россия буйлап, шул исәптән Әлмәт муниципаль районында Әлмәт районы буенча 10 сайлау участогында һәм Әлмәт шәһәре интернациональ бер мандатлы сайлау округының 4 участогында муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлыкка кандидатларны өстәмә сайлаулар уза.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 34 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча 13 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр.  Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Барнаулга (Алтай крае) килде. Г.С.Титов ис. Барнаул халыкара аэропортында аны Алтай крае Хөкүмәте Рәисе урынбасары Николай Чиняков каршы алды. 

Бүген үк Татарстан Президенты Алтай крае губернаторы Александр Карлин белән очрашачак, очрашуда төбәкара хезмәттәшлек перспективалары каралачак. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Алтай крае татарларының милли-мәдәни автономиясе активы белән дә очрашырга ниятли. 

Бүген Әлмәт муниципаль районында  муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органнарына депутатлыкка кандидатлар өстәмә сайлаулар уза.  

 

9 сентябрьдә "Юбилейный" спорт сараенда Югары хоккей лигасының 8-нче чемпионатының ачылыш матчы узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International