ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

Татарстаннан 168 мең бала җәйге сәламәтләндерү лагерьларында ял итте.

Районы башлыгы Айдар
Салахов тол-ветеран Нәсимә
Миннәхмәтовага яңа йорт
ачкычы тапшырды. Ветеран
өчен берьюлы никадәре
сөенеч: Республика бәйрәме
булу өстенә, туган көне һәм өй
туе да.

Сергей Власов район
хастаханәсенә гриппка каршы
прививкалар кайтканмы һәм алар
кемнәргә ясалырга тиешлеге
хакында кызыксына. Әлеге сорауга
эпидемиология табибы ярдәмчесе
Надежда Грибкова җавап бирә.

Уракның 15 проценты калды

Шәһәребездә хастахәнәдә табиб-терапевт булып эшләүче Яна Фатхуллинага ике бүлмәле 45 кв. метрлы фатир ачкычы тапшырылды.

2017 елның 14 сентябрендә Казанда сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек итү буенча Россия-Кытай ярдәмче комиссиясенең 2нче утырышы узачак. Чара кысаларында катнашучылар судно төзелеше, автомобиль төзелеше, авиатөзелеш һәм авиация, шулай ук, алюминий сәнәгатендәге Россия-Кытай хезмәттәшлеге хакында фикер алышачаклар.

Башкалар сораулар арасында катнашучылар Россиягә энергия җиһазлары экспортын, Россия территориясенә Кытай җитештерүен локальләштерү мөмкинлекләрен, киң фюзеляжлы ерак магистраль самолетын эшләү программасын гамәлгә ашыру барышын һәм аның нигезендә булдырылачак гражданлык авыр вертолеты төзелешен караячаклар.

Моннан тыш, Көнчыгыш Себердә Красноярск технологик үзәне нигезендә алюминий продукциясе җитештерү буенча кластер үсешендә Кытай компанияләренең катнашу мөмкинлеге, Себердән Кытайга кайбер энергоинтенсив җитештерүне күчерү сораулары, "China Electronics Technology Instrumentation Co., Ltd" СВЧ-компонентларын һәм үлчәү техникасын җитештерүне  локальләштерү буенча план хакында фикер алышу булачак.

Икътисадый хезмәттәшлек өлкәсендә сүз "Алабуга" махсус икътисади зонасының инфраструктурасы үсеше өчен кытай партнерларын җәлеп итү турында барачак.

Минзәлә районы комбайнчыларының эш күрсәткечләре

Бүген Әлмәт шәһәренең ат спорты буенча балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе хезмәткәрләре "Сәламәт тәндә – сәламәт акыл" дигән күңелле стартлар үткәрделәр. 

Иртәгә, 13 сентябрь көнне,  Апас эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәк.

 

15 нче сентябрьдә Казанда фәнни-гамәли конференция булып узачак, анда бөтен Россия табиблары тромбозлар һәм тромбоэмболия проблемалары буенча фикер алышачак. Тромбозларга диагноз кую һәм аларны дәвалау дисциплинарара характерга ия, чөнки клиник практикада аңа кардиология, терапия, неврология, хирургия, травматология, шулай ук башка юнәлеш белгечләре дә юлыга.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International