ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

Иске Икшермә авыл китапханәсендә Бөтенрәсәй аеклык көне уңаеннан «Аракысыз бер көн» - сәламәтлек сәгате үткәрелде. Китап укучылар аракының җәмгыятькә һәм кешегә китергән зыяны турында мәгълүмат алдылар, күргәзмәгә куелган китапларга күзәтү ясалды.

«Агрокөч» АҖ “Чаллы-Бройлер” кошчылык фабрикасында кошларны тукландыру рационында шепкән (рыжик) маен куллану проектын гамәлгә ашыра. Шепкән Чаллы элеваторы комплексына керә торган рапс заводында эшкәртелгән. 37 тонна уңыштан 8,9 тонна май һәм 28,1 тонна сыгынты чыккан.

 

23 сентябрьдә Әлмәттә ҖЧҖ "Торговый двор"  территориясендә беренче көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Ярминкәдә отышлы бәя буенча  ит, бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш, сөт, ашлык, комбикорм һәм башка бик күп товарлар сатылачак. 

Районда “Экстремизмга – юк!” айлыгы башланды. 

2017 елның 17 сентябрендә Казан дәүләт аграр университетының укыту-күрсәтмә үзәгендә «Татарстанның бакча һәм йөзем җимешләре» күргәзмә-ярминкәсе узачак.

Ютазы районында пилот программасы - хезмәт яшендәге кешеләрнең сәламәтлеген саклау  буенча узган республика семинары үз эшен тәмамлады. Анда баулылар да катнашты.

Мөслим гимназиясе базасында мәгариф оешмалары җитәкчеләре киңәшмәсе булып үтте.

 

Мөслимдә Кукмара районы мәгариф хезмәткәрләренең 43 кешелек делегациясе булып ките.

 

Бу көннәрдә Кайбыч районы татар авылларында Корбан ашлары дәвам итә.

Ел саен Мәшьгульлек үзәге хезмәткәрләре Әлмәттәге мәктәп укучыларына киләчәктәге профессияләрен сайларга ярдәм итәләр. Тестны үткәрүдән тыш Мәшьгульлек үзәгенең профессия буенча консультация бирүчеләре мәктәп укучыларына профессияне сайлау механизмнары, шулай ук аеруча популяр һәм кирәкле белгечлекләр турында сөйли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International