ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

 13 сентябрь көнне Борнак авыл китапханәсе милләтара татулыкны ныгыту, терроризм һәм экстремизмның нинди куркыныч афәт булуын аңлату максатыннан, балалар һәм зурлар белән “Без - тынычлык яклы ”исемле әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында кирәкле киңәшләр бирелде. Үзеңне, якыннарыңны  ничек куркыныч астына куймаска кирәклеге аңлатылды. Балалар,зурлар әңгәмәдә бик теләп катнаштылар, үзләренең төпле фикерләре белән уртаклаштылар.Листовкалар,буклетлар таратылды. “Без- экстремизмга  каршы” исемле китап күргәзмәсе ясап куелды.

13 сентябрь көнне Бөрбаш китапханә филиалында 7 сыйныф укучылары белән "Сак булыйк: терроризм" темасына әнгәмә үтте. 

Җиңүче 42 спортчы арасында иң яхшысы дип табылган.

Терроризм – аерым кешеләр яки төркем тарафыннан кешелеккә каршы көч кулланып эшләнелә торган иң куркыныч җинаятьләрнең берсе. Мондый куркыныч кешеләргә генә түгел, хәттә бөтен бер илгә янарга мөмкин.

- Һәрберебезнең экстремизм һәм терроризм корбаны булуы бар. Шикле кешеләр белән очрашканда, иясез әйберләргә тап булганда, нәрсә эшләргә? Ничек бу ситуациядә югалып калмаска?  Әлеге сорауга  җавапны 7-8сыйныф укучылары ,Арбор авыл китапханәсендә “Терроризмга каршы- бергәләп” исемле әңгәмә барышында ишеттеләр.

 

    «Экстремизмга – Юк!» айлыгы кысаларында «Наз» үзәге каршында эшләүче волонтерлар бу проблемага кагылышлы буклетлар тараттылар. 

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә елның 800 нче сабые тууы рәсмиләштерелде. Денис белән Оксана гаиләсендә яңа туган малай Данил – озак көтеп алган беренче бала. Кечкенә батыр 3730 грамм авырлыкта, 56 сантиметр озынлыкта дөньяга килгән.

Бүген Эзмә урта мәктәбендә “Балалар куркынычсызлыгы айлыгы” кысаларында укучылар белән юлда йөрү кагыйдәләрен кабатлау һәм ныгыту максатыннан практик чара  үткәрелде.

Бүген Татарстан башкаласындагы Казан Ратушасында Сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек буенча Россия-Кытай кече комиссиясе утырышы кысаларында берничә килешү имзаланды. 

Документлар Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Кытай Халык Республикасының Сәнәгать һәм мәгълүматлаштыру министры Мао Вэй барында имзаланды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чаллы шәһәре мэры Наиль Мәһдиев һәм «Хайер Апплаенсис Рус» ҖЧҖ генераль директоры Ван Шоужун Чаллы шәһәре территориясендә инвестицион проектны реализацияләү буенча ниятләр турында килешүгә кул куйдылар. 

Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Kazan Legal 2017 Халыкара юридик форумы кысасындагы “Экология елы: дәүләт экологик сәясәтенең яңа векторлары һәм экология өлкәсендәге законнарны модернизацияләү” сессиясе эшендә катнаша. Түбәндәге мәсьәләләр карала:

Татарстан белән Кытай товар әйләнеше күләме 2017 елның беренче 6 аенда 75 процентка артты. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек буенча Россия-Кытай кече комиссиясенең 2 нче утырышында белдерде. Чара Казанда РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров рәислегендә һәм КХР сәнәгать һәм мәгълүматлаштыру министры Мяо Вэй катнашында уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International