ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2017 ел
җомга

“Азино” балалар сырхауханәсе сырхауханәдә сыйфат белән идарә итү инструментларын кертүгә багышланган Россия сәламәтлекне саклау күзәтчелегенең “Заманча балалар сырхауханәсе - һәр кешене кайгырту” пилотлы проектында катнаша. Көтү вакытының кыскаруы, кичектергесез ярдәм алу өчен дежур табибка мөрәҗәгать итә алу мөмкинлеге, кабул итү буенча белгечкә язылуның яңа заманча технологияләр кертү, планлы һәм профилактик кабул итүләр өчен вакытны планлаштыру - сырхауханәгә килүчеләр һәм хезмәткәрләрнең тәкъдимнәрен исәпкә алып хәл ителә торган бурычлар чишеләчәк.

 

Кенәбаш  авыл китапханәсендә  “Экстремизмга-юк!”акциясе  кысаларында  башлангыч сыйныфлар арасында рәсем конкурсы үтте.

15 сентябрь – Татарстан варислары берлегенең туган көне. Әлеге уңайдан Саба муниципаль районының белем бирү учреждениеләрендә башлангыч сыйныф укучыларын эзтабарлар сафына кабул итү тантанасы булып үтте.

            Әлеге чара сбор формасында әзерләнгән иде. Эзтабарларны 1990 елдан бирле эшләп килүче оешманың кагыйдәләре, традицияләре белән таныштыргач, һәр отрядка “Эзтабар юлдашы” программасы тапшырылды. 22 мәктәптән барлыгы 256 укучы эзтабарлар һәм варислар сафына кабул ителде.

Шәһәребездәге 2нче санлы лицейда корбан ашы узды. Аңа җыелганнар алдында районның имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев вәгазь белән чыкты.

Апас «Туган як» музее һәм үзәк китапханә коллективлары, Апас мәктәбенең 8 сыйныф укучылары укытучы Рәзинә Ганиева катнашында Татарстанда да бердәнбер Җәлилчеләр һәйкәл-панорама стелласы янына җыелды. 

Апас “Туган як” музее коллективы ел да Татарстан, Россия хөкүмәтләре үткәргән төрле конкурс-смотрларда актив катнаша. Быел апаслылар “Яшәгәннәр ди...” (“ЖИЛИ-БЫЛИ...”) музей-күргәзмә эшчәнлеге номинациясендә республика музейлары арасында беренче урын яулады һәм 400 мең сумлык Грант отты.

  Балалар китапханәсендә лицейның 3нче сыйныф укучылары экскурсиядә булды. "Мәдәни көндәлек" белән танышты.

19 сентябрьдә Яшьләр үзәгендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр үтә торган семинар-киңәшмәдә хезмәт закончылыгы, хезмәтне саклау мәсьәләләре турында фикер алышу планлаштырыла. Шул семинарда актуаль мәсьәләләрне карап чыгу максатыннан сорауларга җавап бирергә тәкъдим ителә. 

Шимбә көнне “Яшьлек” скверында коляскалы инвали- длар фестивале узды.

Узган чәршәмбедә районга кырык кешедән торган Татарстан язучылары килде.

Юл уңаеннан алар Көеккә – Абдулла Алишның туган авылына кереп, язучының монументына чәчәк бәйләмнәре куйдылар, гомере башка җәлилчеләр белән бергә 1944 елның 25 августында немец әсирлегендә өзелгән якташыбызны дулкынланып искә алдылар. Кунаклар язучының музеенда Абдулла Алишның иҗат юлы турында сөйләүче бай экспонатларны карадылар. Гомере кыска булса да, ватанга һәм туган җиргә мәхәббәт белән сугарылган әсәрләр язып калдырырга өлгергән әдипнең иҗатына сокландылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International