ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2017 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ашхабадта (Төрекмәнстан) Олимпия стадионында Ябык урыннарда һәм сугыш сәнгатьләре буенча V Азия уеннарын («Азиада-2017») ачу тантанасында катнашты.

Тантанада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, 7 ел элек – 2010 года 17 декабрендә – Әль-Кувәйт шәһәрендә Төрекмәнстан Олимпия комитеты белән Азия Олимпия Советы арасында 2017 елда Ашхабадта Ябык урыннарда һәм сугыш сәнгатьләре буенча V Азия уеннарын уздыру турында ике яклы документ имзаланган. 

Стартка иң беренче балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр басты.

Актаныш муниципаль районында атна саен спорт ярышларын үткәрү матур гадәткә керде. Бу атнаның якшәмбе көнендә йөгерү буенча гөрләп  ярыш үтте. Ярышта балалар бакчаларыннан башлап - бөтен мәктәпләр, укытучылар, оешма җитәкчеләре, район Башкарма комитетының бүлек мөдирләре, хезмәткәрләре актив катнашты. Район ЗАГС бүлеге  дә ярышның алгы сафында булды.

Изге Ананың “Неопалимая Купина” сүрәте хөрмәтенә рәхмәт молебены бөтен ил буенча православие чиркәүләрендә Мәскәү һәм Бөтенрусия Патриархы Кирилл фатихасыннан башланып үтте. Министрлык хезмәткәрләренең бу гыйбадәттә катнашуы инде яхшы гореф-гадәткә әйләнгән. Быел гыйбадәтләрдә 1 000 нән артык Русия чиркәүләрендә 16 меңгә якын Русия ГТХМ хезмәткәрләре катнашкан. Молебен тапшыруы шулай да Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең һәм Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтнең бүлекләрендә оештырылган.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты Рәисенең ягулык-энергетика комплексы мәсьәләләре буенча урынбасары Максат Бабаев белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Ашхабадка эш визиты кысаларында узды, чарада шулай ук "Төрекмәннефть" дәүләт концерны рәисе Дәүләтдурды Хаҗиев та катнашты.

15 сентябрь көнне китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөрбаш урта мәктәбендә "Бәхетле балачак" исемле мәдәни дәрес үткәреп, 39 укучыга мәдәни көндәлек тапшырдылар.

15 сентябрьдә Бөрбаш китапханә филиалында Бөрбаш урта мәктәбе "Без - табигать баласы" исемле районара экологик семинар үткәрде.

Хөрмәтле урманчылар, тармак ветераннары! Ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз.

 

Ашхабадка эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты. 

15 нче сентябрь көнне Шеңшеңәр авыл китапханәчесе Ор башлангыч мәктәбендә “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысасында “Китапханәдә ул мәдәни хәзинә” дигән темага мәдәни дәрес үткәрде. Укучыларның тапкырлыкларын, кемнең күбрәк китап укуын белү максатыннан балалар өчен язылган әдәбияттан сорау-табышмаклар тәкъдим ителде. Күп белү, сорауларга җаваплар табу өчен китапханәгә күбрәк йөрергә кирәк дигән уй белән укучылар таралыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International