ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Табигаттә көз тантана итә. Бар җирдә көзге муллык шатлыгы, һава торышында “Әбиләр чуагы”. Шушы форсатны алдан күздә тотып агымдагы айда, экологиягә багышланган “Из всех планет Земли прикрасней нет” дип аталган конкурста катнашу өчен “Чишмәләр иле син туган як” дип исемләнгән чишмә бәйрәме уздырдык.

Юхмачы авыл китапханәсе волонтерлары Галина Фомина һәм Анна Минсафина өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында “Терроризмның чикләре юк” дигән чара үткәрделәр.

22 сентябрьдә, җомга көнне, район үзәгендә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан көзге ярминкә үткәрелә.

Бүген ана капиталы акчаларын законсыз төстә алып, аны үз белдегең буенча файдалануның бик күп  схемалары бар. 

18 сентябрьдән 24 сентябрьгә кадәр Әлки районы территориясендә ЮХИДИ хезмәткәрләре оператив- профилактика операциясе үткәрәләр.

Әлеге акция барышында автоинспекторлар яктылык үткәрү дәрәҗәсе көпчәкле транспорт чараларының хәвефсезлеге турындагы техник регламент таләпләренә туры килмәгән пыялалар (тонировка) урнаштырылган автомобильләр белән идарә итүче йөртүчеләрне тикшерәчәк.

 

Кичә Иске Матак авыл җирлегендә халыктан сөт җыю эшен яхшырту мәсьәләсе буенча семинар-киңәшмә узды.

Бүген район Советы утырышлар залында юл йөрү иминлеге комиссиясе утырышы узды.

"Содружество" шәһәр яны пассажир компаниясе мәгълүматлары буенча Ижевск-Чур-Ижевск һәм Ижевск-Ува-Ижевск электричкалары җәдвәлдән алына.

Заманында ике мәчет, мәдрәсә эшләгән Сокман авылы кабат гыйбадәт йортлы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International