ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2017 ел
шимбә

Мәдәният объектларында алдан каралган эшләрнең 97,7 проценты тәмамланган. 99 процент дәрәҗәсендә авыл җирлекләре советлары биналарында капиталь ремонт башкарылган.

Бүген шәһәр паркында "Татнефть"хезмәткәрләре профсоюзлар көнен билгеләп уздылар. Татарстанның төрле районнарыннан  142 меңләп төбәкара профсоюз членнары килгән иде. Компаниянең профсоюз комитеты  174 беренчел,  638 профоешмасын,  2747 профтөркемне берләштерә.

Эвакуация буенча күнегүләрдә укучылар, укытучылар һәм техник хезмәткәрләр дә катнашты.

Билгеләнгән вакыт эчендә алар мәктәп бинасыннан чыгып, исемлек буенча тикшерү өчен тезелеп бастылар. ОБЖ укытучысы Сергей Гордеев барысына да ут белән эш итү кагыйдәләрен искә төшерде. Башлангыч класс укучыларын көнкүреш электр һәм газ приборларыннан файдалану кагыйдәләре белән таныштырдылар. Ә өлкән класс укучыларына шәфкать туташы Валентина Голубева янгында беренче ярдәмне ничек күрсәтергә кирәклеге турында сөйләде.

Бүген «Азино» казан балалар сырхауханәсендә бөтен теләүчеләр гриппка каршы вакцинацияләүне уза алачак. Сырхауханә хезмәткәрләре балалар һәм өлкәннәр өчен түләүсез вакцинацияләүнең махсус бәйрәмен оештырдылар. Барысын күңел ачу программасы, викториналар һәм күңелле уеннар көтәләр.

Бүген Лаеш районы Имәнкискә авылында яңа Мәдәният йорты ачылды. Тантана эш сәфәре белән әлеге районга килгән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үтте. Искәртеп үтәбез, бүген биредә Лаеш шәһәренең 460 еллыгы һәм район оешуга 90 ел тулу хөрмәтенә бәйрәм чаралары уза.

24 сентябрь- Машина төзүчеләр Көне! Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы машина төзелеше комплексы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады:

 

"Хөрмәтле рсепубликабызның машина төзелеше тармагы ветераннары һәм хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез -Машина төзүчеләр Көне белән тәбрик итәм!

 

Машина төзелеше Татарстан Республикасы икътисадының мөһим секторы булды һәм шулай ук булып кала. Машина төзелеше Татарстан Республикасы сәнәгатенең нигезе буларак регионның социаль-икътисади үсешендә һичшиксез, мөһим роль уйный.

 

Татарстан машина төзүчеләре Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә ихтыяҗга лаек уникаль машиналар һәм җайланмалар булдыралар. Инновацияле технологияләр кертеп, яңа продукция чыгарылышын үзләштереп, Россия базарының машина төзелеше сегментында сез мөһим урында торасыз.

 

Бу бәйрәм көнендә Татарстан Республикасы хакына хезмәт күрсәтүче хезмәткәрләргә һәм ветераннарга рәхмәт сүзләрен җиткерәм.

 

Мөһтәрәм, машина төзүчеләр, сезгә яңа җитештерү казанышлары, нык сәламәтлек, уңышлар һәм изге теләкләр телим!

"Киләчәккә караш" форумы кысаларында "Ростелеком" ХАҖ, "Татарстан Республикасы Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры" коммерциячел булмаган партнерлыгы" ассоциациясе (Иннокам) һәм "Татарстан Республикасының Кама кече һәм урта эшкуарлык субъектларын кластерлы үстерү үзәге" АКБО (Кама КҮҮ) арасында "Ростелеком" ХАҖ Инновацион үсеш программасын тормышка ашыру кысаларында стратегик хезмәттәшлек турында өч яклы килешүгә кул куелды.

 

2017 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасында социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның булачак IV Республика форумы кысаларында "Бизнес белән коммерциячел булмаган оешмаларның хезмәттәшлегендә төп юнәлешләр" секциясенең утырышы булды.

 

Эшкуарлыкны үстерү буенча ел саен үткәрелә торган "Киләчәккә караш" форумы кысаларында 2017 елның 21-22 сентябрендә "Корстон" комплексында Татарстан Республикасында көндәшлек көненә багышланган чаралар – "Көндәшле тирәлек" конференциясе узды.

 

Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан "Кулланучылар хокукларын яклау турында" Россия Федерациясе Законына һәм "Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында" федераль закон проекты 2017 елның 18 сентябрендә Дәүләт Думасына кертелде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International