ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2017 ел
якшәмбе

Республика күләмендә үткәрелгән “Нечкәбил” конкурсында Нурлат данын Эльвира Кашапова яклады. Ул гаиләсе белән 2 нче урын яулаган. Котлыйбыз Кашаповлар гаиләсен!

Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та карады.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ташкентка эш сәфәре кысаларында Алишер Навои исемендәге Дәүләт академия зур опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы сәнгать осталары  концертын карады. 

Чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Мәдәният минитсры Бәхтияр Сәйфуллаев белән очрашты. Татарстан Президенты концертны оештыруда күрсәтелгән ярдәм өчен һәм җирле татар җәмәгатьчелеге вәкилләренә актив булышулары өчен аңа рәхмәт белдерде. Әңгәмә барышында яклар Татарстан һәм Үзбәкстан арасында киләчәк мәдәни алмашулар мөмкинлеге турында фикер алыштылар.    

     23нче сентябрь көнне Арча районында республика буенча мәгариф хезмәткәрләре җәйге Спартакиадасының финал ярышлары узды.

 Олы Нырты авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә " «Единого часа духовности «Голубь мира» акциясы уздырдылар.

23 сентябрь көнне, Сабаның үзәк урамында, балалар бакчалары һәм мәктәп коллективлары катнашында шаулап-гөрләп ярминкә узды.

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ташкентка килде. Аэропортта аны Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Гуломжон Ибраһимов һәм Россия Федерациясенең Үзбәкстан Республикасында Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Владимир Тюрденев каршы алдылар. Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Үзбәктсанда өч көнлек эш сәфәрендә. Кичә ТР Президенты  Сәмәркандта булды, анда борынгы шәһәрнең истәлекле урыннарын карады. 

Республикабыз  башкаласы Казан  шәһәрендә Гаилә Фестивале - 2017 үткәрелде. Бу бәйгедә 31 районнан килгән 43 гаилә катнашты. Бәйрәмдә катнашучылар  һәм  тамашачылар гаилә бәйрәмнәре,  уникаль гореф-гадәтләр белән таныштылар. Фестиваль традицион рәвештә масштаблы узды, быел ул  2500 дән артык кешене "Корстон"  үзәгенең  биш залында җыйды. Фестиваленең жюри Рәисе, ТР Дәүләт советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова җитәкчелегендәге  жюри биш номинация буенча җиңүчеләрне билгеләде.

       1927 елнын 24 сентябрендә Мамадыш районы Түбән Кыерлы авылында туып-усеп, Боек Ватан сугыш чорында    тормышнын ачысын-точесен татыган, колхоз эшлэрендэ   хезмэт куйган,  сугыш ветеранының тол хатыны Фәсхиева Хөснелбанат Фәйзрахман  кызы  90 яшьлек  Юбилеен билгелэп үтте. Бугенге көндә ул Түбән Кыерлы авылында улының, ике кызының кадер-хөрмәтен, игътибарын тоеп, аларны каршы алып,озатып исән-сау гына гөмер кичерә.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 71 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 13 тапкыр, ялган чакырулар буенча 24 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 17 тапкыр.  Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 4 янгын, бакча йортында – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, печәнлектә – 1 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International