ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

         28 сентябрь көнне район китапханәсенең уку залына “Өлкәннәр” клубының чираттагы утырышына Саба муниципаль районынының хокукый эшләр буенча урынбасары Шәйдуллин Ленар Ирек улы һәм аның хезмәттәше Исхакова Альбина Раиф кызы чакырулы иделәр.

"Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" республика акциясе кысаларында Апас социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре физкультура дәресе үткәрде.

 

«2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм» федераль ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен крестьян-фермер хуҗалыкларын сайлап алу буенча өстәмә конкурска йомгаклар ясалды. Грантларның гомуми суммасы 35 млн. сум тәшкил итә.

Әлмәт районында 8 йөзьяшәр яши. Шуларның  иң олысы -Зарига Шәйдуллина. Ул Әлмәт районының Түбән Мактама бистәсендә яши. 28 нче сентябрь көнне аңа 104 яшь тулды. 

Бәйгенең Гран-приен милләтара һәм конфессияара теманы бөтен яктан һәм оста итеп яктырту өчен “Шәһри Казан” газетасы алды.

4 октябрь көнне РФ Дәүләт Думасы депутаты, татарларның милли-мәдәни автономиясе Федераль Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов “Бердәм Россия” сәяси Партиясенең Кайбыч җирле бүлекчәсендә гражданнар кабул итү уздыра.

Киңәшмә мэриядә, район башгыры Рәгать Хөсәенов рәислегендә үтте. Җыеннар турында башлыкның урынбасарлары Гөлфирә Рафикова һәм Сергей Тимаков чыгыш ясады.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Композиторлары берлегенең төзекләндерелгән бинасында булды (Казан, Лобачевский ур., 10). Аны ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, Казан мэры Илсур Метшин озата йөрделәр. Искәртик, әлеге бина 1906 елда төзелгән һәм М.И.Подуруева-Стахеева утары комплексына керә һәм архитектура һәйкәле дип санала. Бина турында аңлатмаларны Россия һәм Татарстан Композиторлар берлекләре рәисе Рәшит Кәлимуллин биреп барды.

Бүген Казанда Россия ФМКХнең Укыту-методик үзәгендә «Россия дарулары – дисциплинарара диалог» дигән бишенче Партнеринг үз эшен башлады

27 сентябрь көнне Район китапханәсенең уку залында яхшы гамәлләр эшләү атналыгы һәм өлкәннәр көне уңаеннан “Сөембикә” клубы өчен шигырь бәйрәме үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International