2017 елның 29 сентябрендә Яр Чаллы шәһәренең Органнар залында зур чара узды, республика машина төзүчеләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.
Бәйрәмнең рәсми өлеше башланыр алдыннан Татарстан Республикасы машина төзелеше предприятиеләре җитәкчеләре "КАМАЗ" заводында булдылар.
Татарстан Президенты һәм бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклары тантана башланыр алдыннан Татарстанның машина төзелеше комплексы күргәзмәсен карадылар. Шулай ук, аларга төяүчеләр һәм тракторлар башкаруында үзенчәлекле вальс күрсәттеләр.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның машина төзүчеләрен кайнар котлады һәм кыскача тармакның уңышларына тукталды. 2017 елның 8 аенда тармак предприятиеләре тарафыннан җитештерелгән продукция күләме һәм күрсәтелгән хезмәтләр 290 млрд сум тәшкил иткән.
"Форд-Соллерс" компаниясе предприятиеләрендә җитештерүне локализацияләү 60 процентка җитә. С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы - Туполев филиалы ерак авиация үсеше программасы кысаларында яңадан техник кораллануны дәвам итә. Казан вертолет заводы серияле Ми-38 вертолетын җитештерүне башлады. Моннан тыш, КВЗ Кытайга медицина максатлары өчен вертолетлар җибәреп тора. Алабуга заводы серияле экскаватор - төяүчеләр җитештерүне башлап җибәрде. Казан медик инструменталь заводы декабрь аенда медицина җиһазларын стерилизацияләү комплексын ачачак, бу медицина кластерының яңа үзәге булачак. "Бетар", Горький исемендәге Яшел Үзән заводы, "Хайер" заводларының казанышларын әйтеп үттеләр.
Катнашучылар өчен бәйрәм концерты белән котлаулар үрелеп барды. Дәүләт бүләкләрен иң яхшы хезмәткәрләргә Татарстан предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре Ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев, КАМАЗ генераль директоры Сергей Когогин, ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина тапшырдылар.
Моннан тыш, шул ук көнне "КАМАЗ" ЯАҖ һәм "KUKA Robotics RUS" ҖЧҖ стратегик партнерлык турында килешүгә кул куйдылар, килешү автогигант мәйданчыкларына сәнәгый роботлар кертүне күздә тота.
Ушу буенча дөнья чемпионатының бронза медале иясе Павел Муратов Казанда ясаган чыгышыннан алган хис-тойгылар белән уртаклашты.
2018 елда Татарстан Республикасы территориясендә, бакчачылык һәм дача берләшмәләре чикләрендә урнашкан җир участокларыннан тыш, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә кадастр бәяләү оештырылачак.
2017 елның 28нче сентябрь Яр Чаллы шәһәрдә ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 5500нче баланы теркәделәр. Бу сабый – Эмиль Ямалтдинов – 25 сентябрь көнендә дөнья күрде.
Бу балага сәламәтлек, батырлык, тыңлаучан булып үсергә насыйп итәбез!
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Бөгелмә кадет мәктәп-интернатының 10 сыйныф укучылары белән гаилә белеме дәресе узды. ЗАГС белгечләре үзләренең эш үзенчәлекләре турында гына түгел, ә ЗАГСның нәрсә икәне, гаилә, гаилә кыйммәтләре турында да сөйләделәр.
29 сентябрьдә Бөрбаш авыл китапханәсе мөдире "Ветераннар янәшәдә" акциясендә катнашып, сугыш ветераны Хөснетдинова Нуржиһан апаның хәлен белде.
Татарстан Республикасының турист сөйкемлелеген арттыру, халык сәнгать промыселларын һәм кәсепләрен, сувенир продукциясен яңадан торгызу һәм үсеш бирү, ассортиментны киңәйтү, Татарстан Республикасының истәлекле урыннарын һәм гореф-гадәтләрен популярлаштыру буенча иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән һөнәрчеләрне, кәсепчеләрне, предприятиеларны һәм шәхси эшмәкәрләрне ачыклау һәм бүләкләү максаты белән "Татарстан Республикасының турист сувениры 2017" ачык бәйгесе уздырыла. Тулырак мәгълүмат белән http://remeslo.tatarstan.ru сайтында танышырга була.
Бүген төштән соң Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Машина төзүче көненә багышланган тантаналы чараларда катнашты.
Төп тантана чарасы «Орган залы» шәһәр мәдәни учреждениесендә узды. Холларның берсендә республика машина төзелеше комплексы күргәзмәсе оештырылган иде. Рөстәм Миңнеханов аны карап чыкты.
Тантанада чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, быел Машина төзүче көне Чаллыда – Татарстанның машина төзелеш үзәгендә уздырыла. Татарстан Республикасы Президенты, Әлмәттә Нефтьче көнен һәм Түбән Камада Химик көнен уздыру кебек үк, бу да яхшы традициягә әверелер, дип ышаныч белдерде.
Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарфыннан 2017 елың 29 сентябрендә өлкән яшьтәгеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы уздырылды.
Хастаханәнең кардиологлары кабул итүгә килгән бөтен пациентлар «Әгәр йөрәк борчый» дигән сораштыру кәгазен тутыра алалар. Анда пациентлар үз сизүләрен, кабул ителә торган препаратларны, узган тикшерүләрне һәм анализ нәтиҗәләрен язып бирә алалар.