ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Сентябрь аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 25 сабый теркәлде: 13-малай һәм 12 кыз. Шуларның 11 гаиләдә  беренче бала, 9 – икенче, 3 -  өченче, 2-дүртенче бала булып туган.

Олкәннәр коненә багышлап, 2017 нчы елның 03 нче октябрь көнендә Саба муниципаль районында 50 ел тигезлектә гомер кичергән парларның “алтын” никахлары теркәлде. Быел алар 25 пар. Бу чара Байлар Сабасынын «Ильвина» ресторанында булып узды. Чара тантаналы рәвештә, парларны теркәу белән башланып китте.

ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстан Республикасы делегациясе составында Сингапурда эш сәфәрен кыла. Делегациянең башлыгы – ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.

2017 нче елның 3 октябрендә Әгерҗе шәһәре мәдәният сараенда Өлкәннәр көненә багышлап, “ Картаймый әле күңел...” дип аталган бәйрәм концерты булып узды. Чарада бәйрәм тормышы юбилярлары катнашты.

2023 елда баскетбол буенча узачак Ирләр дөнья кубогын уздыру өчен Россия шәһәрләренең әзерлеген тикшерергә тиешле ФИБА Халыкара баскетбол федерациясенең бәяләү комиссиясе Казанга килде.

Бүген Төбәкара компетенцияләр үзәге – Казан информацион технологияләр һәм элемтә техникумы (ТКҮ-КИТЭТ) 7 укытучысы һәм 21 студенты тантаналы рәвештә тармаклы предприятиеләрдән исемле стипендия алды.

Әлмәттә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Мәскәүдә Физкультура һәм спорт советы һәм “Россия -2018” оештыру комитетының уртак утырышын уздырды.

Бу чара Кремльдә үтте.

Утырышта катнашучылар 2018 елдагы футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

2017 елның 2 нче октябреннән 3есенә кадәр Татарстан Республикасының  Хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме бу юнәлештәге эшләрнең оештырылу дәрәҗәсен тикшерү максатыннан Татарстан Республикасының Алексеевск районына чыктылар.

Татарстанда 1 млн 475 мең га мәйданнан 5 млн 23 мең тонна ашлык җыйдылар, бу планнан 95 процент тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International