ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Безнең сайтта “Аучылар өчен сораунамә” дигән бүлек барын исегезгә төшереп китәбез. Сезнең (теләвегез буенча-аноним рәвештә) Татарстан Республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану өлкәсендә булган мәсьәләләр турында фикерегез аларны чишәргә булышачак. Үзегезнең тәкъдимнәрегезне һәм теләкләрегезне электрон адреска ojm@tatar.ru җибәрегез.

Матбугат хезмәте хәбәр итә

Бүген Тәтеш районында “Татарстан – безнең йортыбыз”  республика этник-мәдәни фестиваленең зона туры узды.

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстанның Халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең тормыш иптәше Нәкыя Гыйләҗева белән очрашты.

Очрашуның сәбәбе Татар китап нәшриятында “Йәгез, бер дога!” романын Наил Ишмөхәммәтов тәрҗемәсендә (“Давайте помолимся!”) нәшер итү булды. Романны рус теленә тәрҗемә итү Минтимер Шәймиев ярдәме белән башкарылган. Ул китаптагы кереш өлешнең авторы да.

Эшлекле атна

«Көзге игелек атнасы» кысаларында Балалар китапханәсе хезмәткәрләре мөмкинлеге чикләнгән балаларның өйләрендә булдылар

“ТНВ” каналындагы популяр уенның Буадагы пртотибы Ял үзәгендә үтте. Аның инициаторы - үзәкнең сәнгать җитәкчесе Зөһрә Морзаханова. Аның әйтүенчә, халык, бигрәк тә өлкәннәр бу тапшыруны яратып караганга, аны үзебездә дә оештырып карарга булганнар

3-нче октябрҗдә район башкарма комитеты бинасында.

Кичә районның үзәк китапханәсендә “Аек яшәргә вакыт” дип исемләнгән Бөтендөнҗя аеклык көненә багышланган күргәзмә барлыкка килде.

Бүген Иске Тәрбит балалар бакчасында озак еллар әлеге бакчада хезмәт куеп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган өлкәннәр өчен “Бер очрашу- үзе бер гомер” исемле бәйрәм үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International