ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Русия гражданнар оборонасы системасының 85 еллыгына, федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отрядның 30 еллыгына һәм Яшел Үзән шәһәрен нигезләүнең 85 еллыгына гадәттән тыш идарәчелекнең хезмәткәрләре берьюлы үсеп килә торган буынны тәрбияләүгә һәм балалар арасында иминлек чаралары пропагандасына юнәлгән берничә чараны оештырып үткәргән. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен спортчыл бәйрәм якты чараларның берсе булган. Ә Яшел Үзән шәһәренең 15 нче мәктәп балалары өчен 52 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенә бару чыннан-чын бүләк булган.

Районда өлкәннәр көнен билгеләп үтү декадасында яшьләр клубы алар өчен бик кызыклы һәм файдалы экскурсия уздырды.

Бүген, 5 октябрь көнне Халыкара укытучылар көне уңаеннан  Район балалар Думасы активистлары “Укытучыны тәбрик ит” дип исемләнгән акция үткәрделәр. Бәйрәм тантанасы башланыр алдыннан, бәйрәм уңаеннан мөгаллимнәрне котлап буклетлар тараттылар, авыр эшләрендә сабырлык һәм уңышлар теләделәр.

Районның Башкарма комитет административ комиссиясе юридик һәм шәхси затларны административ җаваплылыкка тарту турында кисәтә.

Бу елның августында 10-яшьлек кыз КАМАЗ тәгәрмәчләре астына эләкте, шуның нәтиҗәсендә кулның травматик ампутациясе булды. АМЯХ, ТКБМҮ һәм БРКХ табиблары баланың кулын котркарып калдыру өчен бик зур көчләр салдылар.

“Җирлекара үзәк китапханә” оешмасы составына керә торган китапханәләрнең барысында да Өлкәннәр көненә багышланган һәм, “Игелекле эшләр атнасы” кысаларында, күркәм чаралар узды

6-7 октябрьдә ТР территориясендә көньяктан  бик көчле җил булуы көтелә.

6 октябрь көнне 13.00-14.00 сәгатьләрдә Бөгелмәдә "Укучы автобус" эшләячәк

2 октябрьдә Өлкән кешеләр декадасы чикләрендә “Родник” мәдәният йортында элекке хезмәткәрләрне иң ихтирамлы бәйрәм, Өлкән кеше көне, белән тәбрикләделәр. Чараны яшь янгын сүндерүчеләр ачты – 1 нче урта мәктәпнең 4А сыйныфы укучылары. Очрашуда отряд җитәкчелеге, Яр Чаллы һәм Мамадыш янгын сүндерү һәм коткару гарнизоннарының Ветераннар советларының рәисләре Анатолий Рябов и Виктор Логинов булганнар. Чәй эчү вакытында җылы һәм дуслык атмосферасында ветераннар хезмәт еллары турында истәлекләр турында уртаклаштылар, бердәм планнар турында сөйләштеләр. Шулай да вафат булган иптәшләрне искә алдылар.

5 октябрьда Алабуга районы ЗАГС бүлеге ветераннарны чәй эчәргә чакырып алды. Ветераннар ЗАГС нын яңалыклар белән таныштылар, үткэннәрне искә төшерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International