ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

 "Тәтеш балкышы" үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлекчәсе белгечләре карамакларында булучыларның кул эшләреннән торган  күргәзмә оештырдылар.

Социаль хезмәткәрләр үз эшләрендә курчак ясау терапиясын актив куллана, шуңа күрә нәтиҗәләрен өлкәннәр Декадасы кысаларында иҗат күргәзмәсе буларак күрсәтергә карар кабул ителде.

 

  “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация”  автоном  коммерциячел булмаган оешмасы  (АНО "ЦРА")  аэ тәэмин ителгән кешеләр өчен яхшы сакланган  кием-салым, аяк киеме һәм  ашамлыклар  җыюы турында  игълан итә.
 Яңа яки файдаланылган киемнәр, туклану продуктлары ( дөге, карабодай, токмач, консерв, шикәр, тоз һәм башка ризыклар)  кабул ителә

Бүген ТРның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина эш визиты белән Лаеш районында булды. ТР прокуроры урынбасары Олег Дәминов белән уртак визит вакытында алар Лаеш балалар йортында, сукыр һәм күрү сәләте начар булган балалар өчен интернат мәктәптә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә булдылар, анда белем бирү учреждениеләрендә бала хокуклары үтәлү белән таныштылар.

Бүген Әлмәтнең табигать сакчылары чираттагы файдалы акция оештырдылар. Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты, «Экосервис» ААҖ белән берлектә «Агачны бергәләп коткарыйк!»  дигән акцияне башлап  ќибәрде.  Акция 10 октябрьдән 13е  нә кадәр дәвам итәчәк.  Дүрт көн дәвамында теләге булган һәр кеше макулатураны ак чыршы, карагач, эрбет, имән, өрәңге, үсентеләренә алмаштыра ала.

Туган якны өйрәнү музеенда 16 яшүсмергә тантаналы шартларда паспортлар тапшырылды. Әлеге мөһим документны аларга, кулларын кысып һәм изге теләкләрнен җиткереп, район прокуроры Феликс Хафизов, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Анна Куприянова, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре урынбасары Елена Сысоева һәм федераль миграция служба идарәсенең территориаль пункты җитәкчесе Галина Плотникова тапшырды.

Информация көне – китапханәгә кайткан яңа китаплар белән укучыларны таныштыру ул. Китапханәдә яңа китаплардан күргәзмә ясалды. Көн дәвамында  килгән һәр китап укучыга  күзәтүләр үткәрелде. Һәркем  үзенә кирәкле әдәбият белән таныша алды,  кызыксындырган китапларны укырга алдылар.

Әлеге ярышта “Теләче” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән волейбол тренерлары Зәкиев Әзһәм, Габделхаев Рәшит җитәкчелегендә Шәтке, Иске Җөри урта мәктәбе укучылары катнашты.  

9 октябрь көнне Татар китапханәсе 7нче мәктәпнең 1нче сыйныф укучыларын кабул итте. /Укытучылары Хөсәенова З.Р./

Яшьләргә әңгәмәне Айдар авыл фельдшеры Егорова Дания  әзерләде һәм мисаллар китереп, барсын да анлатып сөйләде. Соруларларга тулы җавап алынды, истәлеккә фотога төшелде. Әңгәмә төгәлләнгәч яшьләр кичне күңелле биюләр белән дәвам иттерде.

8 октябрь  көнне авылыбыз тарихында зур вакыйга- “Гөлчирә”чишмәсен  ачу тантанасы булып узды. Тантана абыстайның тәкъбир әйтүе белән башланып китте. Ул үзенең вәгазендә чишмәләр торгызуның, юллар салуның, зиратларны карауның савабын искәртеп узды, авылдашларыбызны изге гамәлләргә өндәде. Әлеге бәйрәмдә бик күп кеше катнашты.   Мәктәбебез укучылары  матур җыр  hәм биюләре белән сөендерсә,техник хезмәткәрләр халыкны кайнар коймак белән сыйлады.

  Авыл халкы бертуган Рөстәм hәм Самат Мөхәммәтшиннарга рәхмәтләрен укып, чишмә суын рәхәтләнеп куллана башлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International