ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча Комитеты әгъзалары “2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында”, “2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында” ТР закон проектларын тикшерде, шулай ук чит илдә торган ватандашларны республикага ирекле күчерүгә ярдәм итүгә юнәлтелгән ТР дәүләт программасын хуплады. Утырышта Парламент рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.  

2018 елның 1 февраленнән башлап Хөкүмәтнең 2017 елның 2 октябрендәге 1202 номерлы карары һәм Хөкүмәтнең 2017 елның 3 октябрендәге 2147-р номерлы боерыгы үз көченә керәчәк, алар банк хезмәтләре күрсәтелгәндә кредит оешмаларының, дәүләт органнарының һәм гражданнарның багланышларының гамәлдәге тәртибен камилләштерә. Проектларны эшләүче – Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы.

 

2017 елның ноябрь аенда, Татарстан җитештерүчеләре продукциясен тышкы базарларда күрсәтү өчен ярдәм итү максатында, Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге "Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды" КБО Туниска, Тунис шәһәренә бизнес-миссия оештыра һәм республикадагы кече һәм урта эшкуарлык вәкилләрен шушы чарада катнашырга чакыра.
 

2017 елның 11 октябрендә Казанда Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Уку-методика үзәге бинасында "Сәүдә эшчәнлеге өлкәсендә көндәшлек тәэмин итү" темасына IV Гомумроссия фәнни-гамәли конференциясе булып узды.

 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хәбәр итә: "Лизингка җайланма бирүне үстерү: җайланманың лизинг шартнамәсе (ЛИЗИНГ-ГРАНТ) буенча беренче кертемне (аванс) түләүгә кече һәм урта эшкуарлык субъектлары чыгымнарын субсидияләү" чарасы кысаларында субсидияләр рәвешендә ярдәм күрсәтү өчен Татарстан Республикасы Яшел Үзән шәһәре муниципаль берәмлегенең кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алу буенча Конкурс комиссиясе утырышы 2017 елның 13 октябрендә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан ш., Мәскәү ур., 55 й., Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, 429 каб., 16:00 сәг.

 

2017 елның 11 октябрендә  Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең  вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурслар үткәрелде.

РФ Президентының "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү турында"гы Указы гамәлдә булган вакыт эчендә, ягъни 2008 елның маеннан башлап, федераль бюджет акчалары хисабыннан 300,4 мең Бөек Ватан сугышы ветераны һәм аларның гаилә әгъзалары торак белән тәэмин ителгән.

Бүген Республика клиник хастаханәсенә иртәгә булачак Бөтенроссия «Хәзерге заман этабында ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм күрсәтү. Казанышлар һәм перспективалар» конференциясе чикләрендә  делегация килеп китте.

Казанда “Абилимпикс” III Мөмкинлекләре чиклеләр өчен илкүләм профессиональ осталык чемпионатының төбәк сайлап алу этабына нәтиҗәләр чыгарылды.

2017 елның 12 октябрендә Түбән Кама районында Татарстан Республикасында Экология елын үткәрү буенча оештыру комитетының киңәйтелгән утырышы узачак. Чараны оештыручы булып ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тора. Әлеге чара кысаларында урманчылар тарафыннан яшь агач үсентеләре утыртылачак, бу эш “Урман атнасы-2017” табигать саклау акциясенә багышлана.

Утырту материалын “Түбән Кама урман хуҗалыгы” ДБУ җиткерәчәк. Акциядә катнашучылар 4 меңнән артык үсентегә гомер бирәчәк: чыршы, миләш, юкә, нарат, каен агачлары утыртылачак. Агач утырту эшендә Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Әмир Бәдертдинов катнашачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International