ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Әйләнә-тирә мохит сыйфаты белән идарә итү системалары булдыру, техноген йөкләмәләрне киметү, шул исәптән әйләнә-тирә мохит сыйфатына региональ нормативлар нигезендә, иң эре җитештерү предприятиеләрендә пычраткыч матдәләр чыгару һәм агызып чыгаруларны өзлексез контрольдә тотуны оештыру. Бу өстенлекле чаралар турында бүген Түбән Камада Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елы үткәрү буенча Оештыру комитетының киңәйтелгән утырышы кысаларында фикер алыштылар. Мероприятиедә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев, Татарстан Республикасы буенча Ростабигать күзәтчелеге җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин катнашты.

Татарстан республикасының сатып алулар буенча дәүләт комитеты  ДУП "ТР сатып алу үсеш Үзәге" каршындагы оештыру ярдәме белән “Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алулар өлкәсендә контракт системасы” 05.04.2013 № 44 законы нигезендә сатып алулар урнашурының үзенчелекләре” темасына  10нчы октябрьдә дәүләт һәм муниципаль заказ бирүчеләргә бушлай семинар-киңәшмә үткәрде.

Чистай ЗТИ тарафыннан "кайнар линия" телефонының эше оештырылды

Мероприятие

Мәгариф хезмәткәрләре өчен экскурсия

    Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җир күзәтчелеге бүлегенең дәүләт инспекторы Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Олы Мәтәскә авылы җирлегендә тикшерү үткәргән.

     Контроль-күзәтчелек барышында шулар ачыкланган: Олы Мәтәскә авыл җирлегендә урнашкан җир кишәрлеген төзелеш материаллары чүплеге һәм күпьеллык үләннәр каплаган, мәйданы 3,6 га.  

   Шулай итеп, җир хуҗасына РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.7 нче маддәсенең 2 нче өлеше нигезендә административ җаваплылык каралган.

Агач утырту эшендә Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Әмир Бәдертдинов, ТКР башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин, ТР экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Габделганиев, Түбән Кама хакимияте вәкилләре, шулай ук шәһәрдәге предприятиеләрнең, оешмаларның һәм идарәче компанияләрнең хезмәткәрләре катнашты.

“Татарстанның яшел калканы” республика проектына Түбән Каманың санитар-саклык зонасы районында старт бирелде, бу урын сәнәгать зонасы һәм шәһәр арасында урнашкан. Бүген биредә биеклеге 1,5 метр булган 220 эре үсенте утыртылды. Болар – чыршылар, наратлар, каеннар, миләш, корычагач үсентеләре, алар Түбән Кама урман хуҗалыгы питомнигында җитештерелгән, һәм Саба урман хуҗалыгыннан алып киленгән ике яшьлек 1800 нарат чәчкеннәренә гомер бирелде. Яшь утыртмаларны биредә 11 ел эчек Түбән Камада 2006 елда башланып киткән “Яшел калкан” муниципаль проекты кысаларында утыртылган агачлар янәшәсендә утырттылар.

Агрономнар таләбе буенча җирне төрәнле агрегатлар белән эшкәртү зарур. Җирне күбесенчә КПИ-3.8, КОС-32, КСН-3 агрегатлары белән эшкәртәләр. Җирне ни өчен көздән эшкәртергә кирәк соң, яз көне барыбер кире эшкәртәсе,  дип әйтүчеләр дә булыр, ләкин көздән эшкәртелгән җирдә салам белән туфрак тизрәк катнашып, саламны ашламага әйләндерү мөмкинлеге арта.

 

"Мин укый һәм укыганны сөйли беләм"

12 октябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская  Әлки муниципаль районында эш сәфәрендә булды, төп максат – урынга барып гражданнарны кабул итү иде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International