ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2017 ел
җомга

2017 нче елныӊ 12 нче октябрендә Свияжск утрау-шәһәрендә «Свияжск утрау-шәһәренә керә торган» автомобиль юлы буйлап Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районында «Свияжск» туристик-рекреацион кластерыныӊ автомобильләр туктау урынын төзү мәсьәләсе буенча киӊәшмә узды.

Киӊәшмәдә Иванов Сергей Евгений улы, Татарстан Республикасы туризм буенча дәүләт комитеты рәисе, комиссия әгъзасы, Саетова Лиана Марсель кызы, Татарстан Республикасы туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары, Альбина Заһидуллина, Татарстан Республикасында гомумроссия халык фронтының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү координаторы, Пономарев Кирилл Николай улы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палата рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы туризм буенча дәүләт комитетыныӊ Иҗтимагый советы рәисе, «Россия халыкара туризм академиясе» (Казан филиалы) директоры, Секретова Надежда Александр кызы, Татарстан Республикасы экскурсоводлар Ассоциациясе рәисе, Мусин Руслан Альберт улы, «Главтатдортранс» дәүләт казна оешмасы директоры урынбасары, Силкин Артем Николай улы, «Свияжск утрау-шәһәре» музей-тыюлыгы директоры катнашты.

Утрауга керү юлында утрауга дүрт километр кала автомобильләр туктау урынын төзү ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары – Успение соборы һәм Свияжск утрау-шәһәре монастырьларыныӊ буфер зоналарына антропоген йогынтыны киметү мөмкинлеген тудырачак, һәм, шулай ук, әлеге алым үз чиратында, туристлар агымын үстерүгә китерә торган, туристларга хезмәт күрсәтүнеӊ сыйфат дәрәҗәсен яхшыртачак. Автомобильләр туктау урыныныӊ мәйданы -– 14993 кв. м. Автомобиль-урыннар саны – 549 м/м, шул исәптән, җиӊел автомобильләр өчен – 454 м/м. Финанслау чыганаклары:  Россия Федерациясе бюджеты – 41,8 миллион сум, Татарстан Республикасы бюджеты – 71,2 миллион сум, бюджеттан тыш чыганаклар (кунакханәләр) – 302,0 миллион сум. Төзелешне йомгаклау 2017 нче елныӊ 26 нчы октябренә планлаштырылган.

Иҗтимагый тикшерү буенча комиссия әгъзалары Татарстан Республикасында «Россия Федерациясендә эчке һәм тышкы туризмны үстерү (2011 – 2018 нче еллар)» федераль максатчан программа чараларын гамәлгә ашыру эшен канәгатьләнерлек дип тапты.

 

Бүген, 13 сентябрьдә, “Каенкай” балалар бакчасы хезмәткәрләре Бөтенроссия “Агач утырту” акциясендә катнаштылар

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополис Университетының иң алдынгы беренче курс студентлары белән очрашты. Республика башлыгы белән студентлар мәгариф һәм ИТ-тармакның үсеше турында әңгәмә алып бардылар.

Кичә район авылларына чыгып анда яшәүче ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрнең балаларына хокукый ярдәм күрсәттеләр.

“2014-2019 нчы елларда ТР ның дәүләт гражданнар хезмәтен һәм муниципаль хезмәтен үстерү”  турындагы дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында  16-20 нче октябрь көннәрендә хезмәткәрләрнең белемен күтәрү курслары бара.

Балаларның саф һавада булуы физик яктан камил үсеше бик өчен кирәк. Саф һавада йөрүләр бала организмын чыныктыруда беренчел һәм мөмкин булган чара.

Район мәктәпләрендә iPIPS Халыкара ачышлары үткәрелә.

Әлмәт муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе, безнең регионның төрле шәһәрләреннән килеп, Әлмәт онкодиспансерында амбулатория дәвалануында булганнар һәм стационар авырулары өчен бердәм "Пациент мәктәбен" үткәрделәр. 

Эшчәнлеге Уен – мәктәпкәчә яшьтәге бала үсешендә зур этәргеч. Бакчада балалар өчен тирәлеген уен булдыру – төп шарт булып тора.

Хөрмәтле Югары Осланлылар!  14 нче октябрьдә 7 нче район Спартакиадасы кысаларында  Макыл яшьләр спорт клубында өстәл теннисы буенча  ярышлар уздырыла.
Башлана: сәгать 10.00 да.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International