ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

“Уразай“ бүлекчәсендә бәрәңге алу тәмамланды.

Валерий Макаров җитәкчелегендә авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә булды.

Суд приставларының район бүлеге салым инспекциясе бинасының 1нче катына күченде.

Әгерҗе районындагы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын саклау комиссиясенең чираттагы утырышы Красный бордагы “Наз“ приюты базасында узды.

 

 “Әгерҗедә түләүле офтальмолог кабинеты эшли башлаган дип ишеткән идем. Кайда урнашкан, ничек эшли икән ул?“

Татарстанда гражданнарның сораулары, шикаятьләре һәм тәкъдимнәре буенча «Халык контроле», ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының тәүлек буе эшли торган «кайнар телефоны», шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында интернет-кабул итү бүлеге «Гражданнар мөрәҗәгате» эшли.

18 октябрьдә «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә «Сәламәтлек индустриясе. Казан» күргәзмәсе ачылачак. Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре  төрле авырулар дәвалау өлкәсендә иң яңа тикшеренүләр турында мәгълүмат алачаклар, коллегалары белән актуаль мәсьәләләр турында фикер алышачаклар, бизнесменнар сәламәтлек саклау оешмалары өчен үз эшләрен тәкъдим итәчәкләр, ә шәһәрдә торучылар түләүсез медицина тикшерүләр үтә алачаклар.

Бәхетле әти- Манихов Альберт Әхтәм  улы хэм  әнисе-  Манихова Эльвира Мияссәр кызы  көтеп алган  улларына  Даниэль исеме куштылар.

16 нчы октябрьдә “Березка” балалар бакчасында тәрбиячеләрне һәм җитәкчеләрне мәгълүмати система “Электрон балалар бакчасы” нда эшләргә өйрәттеләр.

16 нчы октябрьдә район культура йортында 10-11 нче сыйныф укучылары йченпрофессиональ юнәлеш алу өчен һәм хәрби профессияләрне сайлап алу өчен әңгәмә уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International