ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Премьер-минстры Алексей Песошин видеоконференцэлемтә буенча 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатын уздыруда куркынычсызлык мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашты.

Киңәшмәне РФ милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәте директоры – РФ миллли гвардия гаскәрләре башкомандующие, армия генералы Виктор Золотов уздырды. Шулай ук анда Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм РФ милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Рөстәм Гомәров катнашты.

2017 елның 20 октябре көнне сәгать тугызда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының утырышлар залында Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2017 елның 9 аенда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2017 ел азагына кадәр республика финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары буенча республика финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе үтәчәк.

Урта буынның яшь белгечләре өчен тренинг Яр Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсендә узды. Коммуникатив күнекмәләр үсешенә практик  дәресләр үткәрделәр, шулай ук медхезмәткәренең пациентлар белән нәтиҗәле үзара йогынты ясауның төп өлешләрен карап тикшерделәр. Тренинг нәтиҗәсендә медицина оешманың урта медперсоналы эшенең төп психологик аспектлары турында диалог форматында фикер алыштылар.

“Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясендә  җирле үзидарә органнарының структурасын камилләштерү мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды.

Татарстан Республикасының җирле үзидарә органнарының структурасы  стандартлары проекты турында мәгълүматне ДБУ "Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директоры А. Н. Кудрявцева тәкъдим итте.

ТР Дәүләт Советы Татарстан Президенты Юлламасы буенча чаралар планын раслады

Татарстан җылыту сезоны буенча алдынгылар исемлегенә керде

IX «Һөнәр» фестивале үткәреләсе көннәр билгеләнде

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының беренче Президиум утырышы башланды

Лашман авыл җирлеге Советының яңа бинасы

24 нче янгын сүндерү бүлеге  машина йортүчесе Рөстәм Рахимов  Татарстан Республикасы буенча Әлмәт шәһәрендә булып узган  янгынга каршы федераль хезмәттәшләр арасында  “Иң яхшы янгын сүндерү машина йортуче” бәйгесендә катнашып җиңүчеләр исемлегенә керде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International