ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Казан шәһәрендә, Европа һәм бөтендөнья дәрәҗәсендәге спорт чараларын үткәрү өчен махсус төзелгән бадминтон үзәгендә, бадминтон яратучылар арасында Россия Федерациясе ярышлары булып үтте.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Техас штатының Хьюстон шәһәрендә урнашкан хосусый тикшеренү университеты  – Райс Университетында булды.

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов АКШка эш сәфәре  кыла (2017 елның 22-24 октябре).

Татарстан синоптиклары һава шартларының начараюы турында кисәтә. Иртәгә, 24 октябрьдә, төнлә һәм иртән республика юлларының аерым урыннарында бозлавык хасил була ала, дип хәбәр итә Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов BHGE компаниясе президенты һәм баш башкарма директоры Лоренцо Симонелли белән очрашты. 

Чара BHGE штаб-квартирасында Хьюстонда узды (АКШ). 

Яклар алга таба багланышлар мөмкинлекләре турында сөйләште. Аерым алганда, нефть-газ җиһазлары өлкәсендә хезмәттәшлек, заманча технологияләрне куллану, производство барышын камилләштерү, дүртенче цифра революциясе казанышларын файдалану турында фикер алыштылар. 

Бәрлебаш төп гомуми белем бирү һәм Олы Кайбыч урта мәктәпләренең “Кайбычлылар” җыелма командасы VII яшь биологлар региональ турниры призеры булды һәм 13 команда арасында Юниорлар лигасында III урын яулады.

Матбугат хезмәте хәбәр итә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хьюстонда (АКШ) «Эмерсон» (Emerson) ҖЧҖ компаниясенең Россиядәге генераль директоры Николай Шестаков белән очрашты.

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Хьюстонга эш сәфәре белән килде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия фәннәр академиясе (РФА) катнашуында оештырылган Иң югары сәламәтлек саклавын оештыру һәм аның белән идарә итү мәктәбенең җитәкчесе Гүзәл Улумбекова белән бүген очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Хьюстонга (АКШ, Техас штаты) эш визиты чикләрендә булды. Очрашуда шулай ук Татарстан сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, ТР Президентының ярдәмчесе Радик Гиматдинов, АКШда ТР сәүдә вәкиле Роберт Галиуллин катнаштылар. Яклар сәламәтлек саклау өлкәсендә мөмкин юнәлешләр турында фикер алыштылар.

Кайбыч районының Кыр буасы авылы клубында Мәлки төп гомуми белем бирүче мәктәп укучылары белән берлектә “Көзге бал” бәйрәме уздырылды.

Светлана Сапаркина Репьевка поселогында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International