ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Чирмешән районында хокук бозуларны кисәтү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды

2017 елның 21 октябрендә Чирмешән муниципаль районы Лашман авылында президент программасы кысаларында төзелгән авыл җирлеге башкарма комитетының яңа бинасын ачтылар. Тантананы ачып, муниципаль район Башлыгы Фердинат Дәүләтшин халыкны истәлекле вакыйга белән котлады һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен белдерде. Символик кызыл тасманы кисеп, мәртәбәле кунаклар административ объект бинасын карап үткәннәр.

Республика территориясендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә дәүләт кадастр бәяләве үткәрү турында сайтның рус телендәге вариантыннан укыгыз.

23 нче октябрьдә район культура йортында хезмәткәрләрне терроризм һәм экстремизмга каршы тору системасына өйрәтү семинары булып узды.

Бүген район Башкаррма комитеты җитәкчесе Л.Хәкимҗанов гражданнарны кабул итте.

Бүген район Башкаррма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары В.Тимиряев гражданнарны кабул итте.

Экология елы кысаларына “Туган як табигате” дигән Бөтенроссия балалар рәсемнәре конкурсы игълан ителде, ул балаларда экологик темаларга кызыксыну уятуга һәм россиялеләрнең игътибарын туган җирнең экологик хәленә җәлеп итүгә юнәлтелгән. 

Күпчелек очракта кибет яисә супермаркетка кереп, азык-төлек алган вакытта сыйфатлымы-юкмы икәнен тикшереп тормыйбыз, бары яраклылык вакытын гына карыйбыз. Хәер, азык-төлеккә тикшерүне махсус белгечләр уздыра бит. Күптән түгел Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Лениногорск, Зәй, Әлмәт районнарындагы бүлеге белгечләре шәһәрдә эре сәүдә челтәренең бер кибетендә планлы тикшерү барышында фальсификацияле азык-төлек сатылуын ачыклыйлар.

23 нче октябрьдә  Югары Осланның Татарстан, Нагорная, Пугачев урамнарында депутатлар һәм район җитәкчеләре катнашында үзара салым буенча референдум үткәрү сорауларына гражданнар җыены булып узды.

Сез безгә сырхауханәләрнең һәм белгечләрнең эшләрен яхшыртырга булыша, Сезнең хокукларыгызны бозулар турында белдерә һәм аларның эшен оештыруын камилләштерү буенча үз тәкъдимнәрегезне әйтә аласыз. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында сораштыру старт алды. Сораштыру 15 кыен булмаган сораудан тора. Аларга җавапны http://minzdrav.tatarstan.ru/rus/nok_anketa.htm ссылка буенча бирергә була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International