ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2017 ел
шимбә

Кама Тамагы штпда яшәүче Перцев Иван Сергеевичны 90 яшьлек юбилее белән Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина, Кама Тамагы штп  башлыгы сәркатибе Ольга Анатольевна котлады. Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Берләшкән Гарәб Әмирлекләрендә эш сәфәрендә. 

Дубайда ул Emaar Properties P JSC рәисе Мөхәммәд Әл-Әббар белән очрашты.

Очрашуда Әмирлекләрнең иң эре төзелеш холдингы башлыгы, Татарстанга май аенда сәфәре кысаларында кунакчыл каршы алу өчен Татарстан Президентына рәхмәтен җиткерде. 

Тәтеш муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә архив китаплары 1923 елдан бирле саклана.

Бүген Казанның “Корстон” комплексында “Россия дөньякүләм мәдәни һәм табигый мираста” дип аталган бөтенроссия киңәшмәсе узды.

Форум эшендә Россия мәдәният министры Владимир Мединский, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек Советы рәисе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалогы буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиев, РФнең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ИКОМОС Россия милли комитеты президенты Александр Кудрявцев, мәдәни мирасны саклау буенча дәүләт органнарының төбәк җитәкчеләре, Бөтендөнья мирас объектлары, ЮНЕСКО эшләре буенча милли комитетлар, Россия төбәкләре һәм БДБ илләренең эксперт берләшмәләре вәкилләре катнашты.

Пленар киңәшмәне РФ Мәдәният министрлыгының Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы департаменты директоры Владимир Цветнов алып барды.

   Җир йөзендә мәхәббәттән дә күәтлерәк көч юктыр, мөгаен. Шушы хис гаиләне 50 ел бергә берләштереп торганада бигрәк тә. Әлдермеш авылыннан Зариповлар, Гаптулган Зариф улы һәи Розалия Сабир кызы гаиләсе дә нәк менә шуның кадерле еллар тормыш сукмакларыннан җитәкләшеп атлыйлар. Шушы көннәрдә генә алтын туйларын билгеләп үттеләр. 50 ел - үзе бер гомер бит ул.

27 нче октябрь көнне районыбыз укучылары Казан шәһәренең 4 нче гимназия базасында узган  Сара Садыйкова исемендәге  “Калфаклы сандугач” IX регионара ачык конкурс-фестивалендә катнаштылар. Фестивальда Балалар Иҗат үзәге, Саба гимназиясе, Мичән 1әм Килдебәк мәктәбе укучылары катнашып, матур чыгыш ясадылар.

Бүген Кукмара районының Югары Комар, Кенәбаш, Важашур, Кызыл Тау, Салтык Ерыклы авылларында федераль программа нигезендә асфальтланган юллар ачылды.

Татарстан Республикасында төзелеш объектларында хезмәтне саклау нормалары үтәлешен тикшерү дәвам итә. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе 2017 ел башыннан 1 мең 516 тикшерү үткәргән. Хезмәтне саклау нормалары һәм кагыйдәләре үтәлеше бозылу буенча 12 миллион 682 мең сумга 404 карар чыгарылган.

29 нчы октябрьдә Татарстанда төнлә һәм көндез  томан һәм бозлавык көтелә. Вакыты белән секундына 15-20 метр тизлектә җил.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International