ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2017 ел
шимбә

Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 55 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 4, ялган чакыру буенча – 29, янусыз кыска ялганыш аркасында – 0, ризык көю аркасында – 4, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 11. Республика янгын сүндерүчеләре 6 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 1, мунчалар – 1, каралтылар – 1, транспорт чаралары – 2, башкалар – 1. 2 кеше үлгән.

Табигатькә сакчыл мөнәсәбәтне популярлаштыру. Республика экологлары “Бергә яктырак” («Вместе ярче») Бөтенроссия энергия саклау фестиваленә кушылдылар. Россиядә Экология елына багышланган акция кысаларында Татарстан экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казанның берничә гомуми белем бирү учреждениесендә табигать саклау темасына дәрес үткәрделәр.

Шимбә көнне Чаллының өч мәйданчыгында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды.

Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе дәүләт инспекторы Раил Әбүзәров әйтүенчә, карантин асты продукциясен яисә объектларын – орлыкны, ашлыкны, үсентеләрне, агач материалларын, ягъни  үсемлекчелек чыгышынан булган барлык продукцияне кертү турында белдерү кәгазен ул кертелгәннән соң бер календарь көн эчендә Россельхознадзорга юлларга кирәк.

Кичә район мәдәният йортына Уңыш бәйрәменә җыелган игенчеләр, терлекчеләр Уңыш бәйрәмен үткәрделәр.

Бай тарихлы, дәрәҗәле шәхесләре белән дан казанган Хәсәншәех авылында балалар бакчасы ачу тантанасы булды.

Кыюның бәхете артык, диләр. Район башлыгы Илшат Нуриев киңәшмәләрнең берсендә җитәкчеләргә яңа клуб төзү мөмкинлеге бар, әмма бәясенең яртысын түләргә кирәк булачак, кем алына дигән сорау биргән иде. Бары тик “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов кына кул күтәрде: “Безнең Сарай–Чокырча авылы клубы бик беткән, анда тырыш халык яши, яңа клуб булса әйбәт булыр иде”, – диде.

“Северный” хуҗалыгында арбаны кыш, чананы җәй әзерлиләр. Әле кайчан гына эштән туктаган авыл хуҗалыгы машиналарын инде ремонтлауга керешкәннәр.

Иске Чүриледән Анна Ермина безне урамда ук каршы алды. Көн салкынча булып, башкалар өс киемнәре белән дә туңып торсалар, ул бер кат кофтадан чыгып баскан иде. Безне бик кадерле кунакларын күргәндәй каршы алды һәм ... шул арада күздән юк та булды. Өйгә керсәк, Анна Ивановна өстәл тирәсендә бөтерелеп йөри иде инде.

Арча стадионында хезмәт коллективлары, урта уку йортлары укучылары арасында “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында район беренчелегенә йөгерү ярышлары булды. 80ләп кеше катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International