ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

28 нче октябрь кичендә Казан шәһәренең “Ак Барс” яшьләр үзәгендә югары татар КВН лигасы фестивале булып узды.

Бәкәбез авыл клубында "Нур" балалар театрына йөрүче балалар белән "Көзнең соңгы бизәкләре" исемле кичә булып узды. Кичә барышында балалар төрле кызыклы уеннарда актив катнаштылар, бирелгән сорауларга җаваплар эзләделәр.

2018 елда декрет акчасының иң зур күләме 282 мең сум тәшкил итәчәк

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы “ЭКОлидер” республика конкурсының старт алуы турында игълан итә. 

 “Татарстан Республикасының атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелде.

Беренче ноябрьдә район Советының чираттагы утырышы була.

Депутатлар мәгариф системасының бүгенге хәле һәм аны үстерү юллары, ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган чараларга әзерләнү һәм үткәрү, кешеләр турындагы истәлекләрне мәңгеләштерү максатында аларның исемнәрен предприятие һәм оешмаларга бирү тәртибенә кагылышлы положениене раслау, район Советының аерым карарларына үзгәрешләр кертү белән бәйле булган мәсьәләләрне карарга тиеш.

Сессия район Мәдәният йортында үтәчәк. Башлана 14 сәгатьтә.

Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

Күңелләрне шомландырып, йөрәкләргә мәңге җуелмас яра салган, сагыш-моңнарга уралган көннәр бар. Шуларның берсе — 30 нчы октябрь. Бу көн XX гасырның 30 —50 нче елларында Россиядә сәяси репрессиядән гөнаһсызга корбан булган һәм җәберләнгән ватандашларыбызны искә төшертә. Шул уңайдан Камай авылы китапханәсендә “Челпәрәмә килгән язмышлар” исемле китап киштәсе оештырылды.

30 октябрь – сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Бу уңайдан районда искә алу чаралары узды.

Тугаш авыл мәдәният йорты авыл библиотекасы белән берлектә сердәш түгәрәге укучылары белән "Мин һаман да 18 дә кебек!" исемле музыкаль кичә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International