ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Әлки районында бәйрәмнәр уңаеннан күп төрле чаралар үткәрү планлаштырыла

Әлфия Айдарская белән очрашу

Минзәлә театры директоры Роберт Шәймәрданов: «Акча булса, спектакль була»

Бүген ТР Министрлар Кабинетында Иделне савыктыру проекты турында сөйләштеләр. Россия Президенты Владимир Путин поручениесе нигезендә, РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы тарафыннан Россиянең 15 субъекты белән бергә “Идел елгасын саклау һәм аның пычрануын булдырмый калу” өстенлекле проекты паспорты формалаштырылды (кыскача атамасы “Иделне савыктыру”).

Соңгы елларда электрон хезмәтләр тормышыбызга һаман киңрәк керә бара. Бу халык мөрәҗәгатьләренең үтәлешен контрольдә тотуны, үтә күренмәлелек  принцибын тормышка ашыруны җиңеләйтә, димәк, коррупция күренешләренә юл куймаска мөмкинлек бирә.

Беренче тапкыр үткәрелгән “ТР муниципаль берәмлекләренең иң яхшы иҗтимагый советы” бәйгесенең җиңүчеләре билгеләнде, дип хәбәр итә “Перспектива”ресурс үзәге матбугат хезмәте.

 

30 октябрьдә үзәк китапханәдә  ЛМХПК студентлары (җитәкчесе Хөсәенова И.Н.) Республика рәссамнар союзы, Шамил Бикчурин премиясе лауреаты рәссам Закиров Мансур Салихович белән очрашты.

Татарстанда 2025 елга кадәр Иделне чистарту буенча төбәкнең өстенлекле проекты чараларын гамәлгә ашыруга 15,9 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Шул исәптән федераль бюджеттан - 8,6 млрд, республиканыкыннан - 6,1 млрд һәм 1,2 млрд - бюджеттан тыш чыганаклардан. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Абделганиев хәбәр итте.

Дәүләт Думасы РФ хөкүмәте керткән 2018-2020 елларга федераль бюджет проектын беренче укылышта кабул итте. Документның икенче укылышы 17 ноябрьгә  билгеләнгән.

Чисталыкта аның өлеше дә бар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International