ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2017 ел
җомга

3 ноябрьдә Әлмәт муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 5 яңа гаилә туды. Ә ноябрьнең беренче атнасында барлыгы 19 пар никахлашты. 2017 ел башыннан бүгенге көнгә кадәр 1273 пар рәсми рәвештә гаилә корды.

Бәйрәм белән!

Бәйрәм белән!

"Содружество" АҖ шәһәр яны пассажир компаниясе ноябрь бәйрәмнәрендә кайбер шәһәр яны поездларының җәдвәле үзгәрәчәген хәбәр итә.

Бүген Әлки районы Базарлы Матак авылында Алексеевск-Югары Колок автомобиль юлында (км 44 + 911) Актай елгасы аша яңа күпер буенча хәрәкәт ачу тантанасы узды. 

3 нче ноябрьдә Смәел авыл китапханәсе “Сандугач” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен “Бердәмлектә безнең көч” дип аталаган иртә уздырды. 4 нче ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан үткәрелгән чарада балалар әлеге истәлекле көннең тарихы белән таныштылар,бердәмлек темасына уеннар уйнадылар, мультфильмнар карадылар.Шулай ук китапханәдә бәйрәм уңаеннан китап күргәзмәсе эшләнелде.

2017 елның 3 ноябренда ТР ның Алабуга муниципаль районы ЗАГС бүлеге начальнигы урынбасары Р.П. Буланова тикшерү белән 10 авыл җирлегендә булып кайтты. Документлар саклау шартлары, дәүләт гражданлык хәле актларын теркәү бүлмәләренә аерым игътибар бирелде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Алексей Песошин Мәскәүгә килде.

Төп максаты - РФдә төбәк үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашу, ул РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Козак рәислегендә узды.

Баланың тормыш сыйфатын кайтаруга ярдәм итүче 300 артык белгеч – педиатрлар, неврологлар, дәвалау физик культурасы (ДФК) белгечләре, логопедлар – VI Региональ Идел буе «Педиатрик тернәкләндерү – Казан 2017» фәнни-гамәли  конференциясендә катнашты.

"Халык тану" Массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсы буенча тавыш бирү ачылды һәм хәзер җиңүченең кем булачагын сез генә сайлыйсыз! Исегезгә төшерәбез, онлайн тавыш бирү сылтама буенча http://minstroy.tatarstan.ru/rus/respublikanskiy-konkurs-sredstv-massovoy.htm 2017 елның 4 декабрь көненә кадәр дәвам ителәчәк һәм анда теләсә кайсы кулланучы, теркәлмичә, катнаша алачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International