ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2017 ел
җомга

Казанда 1 нче һәм 2 нче ноябрь көннәрендә «Ел маршруты» 2017 Бөтенроссия туристлык премиясе финалы узды. Премия финалын оештыручылар  булып Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты һәм Region PR Халыкара элемтәләрне үстерү фонды торды.

2017 нче елгы «Ел маршруты» Бөтенроссия туристлык премиясенә илнеӊ 67 өлкәсеннән 446 проект гариза биргән иде. Гомуммилләт финалында 36 өлкәдән 121 проект тәкъдим ителгән иде. 1 нче ноябрь көнне финалистлар проектларын халык алдында тәкъдир иттеләр. Шуныӊ нәтиҗәләре буенча эксперт комиссиясе әгъзалары 2017 нче елгы «Ел маршруты» Бөтенроссия туристлык премиясенеӊ җиӊүчеләрен билгеләде.

Җиңүчеләрне котлау тантанасы кысасында төбәкара туристлык маршрутларын оештыру һәм үстерүдә үзеннән зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 

Бүген Свияжск утрау-шәһәренә керә торган автомобиль юлында автомобильләр туктау урынын ачу тантанасы булды. Тантанада Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе Олег Сафонов, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Васил Шайхразиев һәм Татарстан Республикасы туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнаштылар.

«Безнеӊ өчен Свияжск утрау-шәһәре янында автомобильләр туктау урыны ачу аеруча әһәмиятле, чөнки туристлар агымы бик зур. Автомобильләр туктау урыны ачу кирәклеген без белдек. Югары сыйфатлы туристик инфраструктура булдырдык, ул, әлбәттә, Татарстанга килүче туристларга эшләячәк», – диде Олег Сафонов ачу тантанасында.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы “ЭКОлидер” республика конкурсының старт алуы турында игълан итә. Бурычлары табигать сакларга өйрәтү булган иң экологияле предприятиеләр, уку йортлары, әйләнә-тирә мохит мәсьәләләренә битараф бумаган җәмәгатьчеләр һәм, әлбәттә инде, ел дәвамында Татарстан Экология министрлыгы инспекторларының чын ярдәмчеләре булган журналистлар конкурста катнашырга чакырыла.

Эшләр түбәндәге төркем һәм номинацияләр буенча кабул ителә:

Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр:

3 нче ноябрьдә территориаль сайлау комиссияләренең система администраторы  Христианова Ольга участок комиссияләренең махсус программа белән тәэмин итү операторларын укытты.
Аның темасы участок сайлау комиссияләренең протоколларын хәзерләү технологиясе иде.

Хөрмәтле сайлаучылар!

Әгәр сез ннди дә булса уңай сәбәп буенча 19 нчы ноябрьдә үзара салым кертү буенча рефередумда катнаша алмыйсыз икән, сез алданрак сайлауда катнаша аласыз.

30 нчы октябрьдән республикада JuniorSkills стандарты буенча чемпионат башланды.

ТРО РДШ: «Минем вакыт» форумы нәтиҗәләре кысаларында бүген Югары Ослан мәктәбендә “Ослан яшьләре” балалар иҗтимагый оешмасы утырышы булып узды.

1 нче ноябрьдә Казанда 4 нче «МАЭСТРО» ачык республика конкурс – фестивале булып узды.  Ул музыка мәктәбе укытучыларының башкару осталыгын билгеләүгә юнәлтелгән иде.

Кама Тамагы муниципаль районы Кама Тамагы штп «Кояшкай» балалар бакчасында «Халык хәтерендә мәңгегә» исемле мәгълүмәт минутлары узды.

Район башлыгы Марат Зиатдинов районда бара торган төзелеш объектларының хәле блән танышып чыкты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International