ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2017 ел
җомга

3 ноябрь көнне "Россия 1" каналында татарча яңа тапшырулар чыга башлый

3 ноябрь көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез очрашуда булдылар.

Икенчел эшкәртү көне алдыннан Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы файдаланылган химик ток чыганакларын (батарейкаларны) җыю һәм аннан соң аларны утильләштерү өчен контейнерлар урнаштыру буенча проектны тормышка ашырды. Хәзерге вакытта Казандагы башкарма хакимият органнарында, эре сәүдә үзәкләрендә һәм югары уку йортларында 30 контейнер урнаштырылды. Файдаланылган батарейкаларны җыю өчен махсуслаштырылган урналар куелды:

Россиядә халыклар бердәмлеге көне – дәүләт бәйрәме, ул тарихи яктан ерак 17 гасыр башындагы вакыйгалар белән бәйләнгән.

Россия күләмендә “Этнографик диктант” акциясе быел  3 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне алдыннан узды.  Әлеге мәдәни-агарту акциясенә  чүпрәлеләр дә кушылды. 

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан шәһәрнең үзәк мәйданында волонтерлар һәм 2нче мәктәп укучылары акцияләр үткәрде.

2-ноябрь  көнне  Үзәк китапханә хезмәткәрләре “Илһамият” клубында, “Су кристаллары: безнең уйлар һәм хисләр” дигән темада чираттагы дәресен уздырды.

Red Bull Air Race авиаярышлары буенча дөнья чемпионатын оештыручылар ярышныӊ яӊа сезоны этаплары узачак шәһәрләрне атадылар.

Авиаярышларныӊ 11 нче сезоныныӊ 1 нче этабы 2-3 нче февраль көннәрендә Берләшкән Гарәп Эмиратларында старт алачак.

Агымдагы ел ахырына кадәр тагын проблемалы 5 объектны тапшыру планлаштырыла. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары  Рөстәм Нигъмәтуллин “ФОН” компанияләр төркеме, “Свей” фирмасы” ҖЧҖ һәм “Стройком” ҖЧҖнең төгәлләнмәгән төзелеш объектлары өлешчеләренең инициативалы төркеме вәкилләре белән очрашуда белдерде.  

Очрашуда шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Республика ярдәм фондының башкарма директоры Рөстәм Ибраһимов катнашты.

Бөгелмәлеләр, хезмәт хакын түләмәсәләр, «кайнар линия»гә шылтыратыгыз


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International