ЯҢАЛЫКЛАР


4
ноябрь, 2017 ел
шимбә

«Вело_Әлмәт» - Инстаграмда иң популяр булган төркем. Ул үзенең беренче туган көнен билгеләп уза. Ел дәвамында  аның әбүнәчеләре саны 11 меңгә  биткән, ә велосипедны кулайрак  күрүчеләр саны көн саен арта бара, диярлек.

Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды тарафыннан 2017 елда  43 муниципаль берәмлектә 3676 тикшерү уздырылган. Нәтиҗәдә, 17муниципаль берәмлектә  куркынычсызлык техникасын бозуның 54 факты ачыкланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

 Югары Табын авыл китапханәчесе "Әллүки" балалар бакчасында "Татулыкка ни җитә?" дип исемләнгән тәрбия дәресе үткәрде.

 Иске Вәрәш авыл китапханәчесе композитор Сара Садыйкованын тууына - 111 ел тулу уңаеннан телдән журнал үткәрде.

2017 елда  Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә  амбулатор-поликлиника учреждениеләрен  капиталь төзекләндерү каралган. 2 ноябрьгә шуларның 4есендә эшләр тәмамланган.

Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән ихлас котлыйм! Илебезнең дә, республикабызның да тарихында бик җитди көннәр буларак, бу бәйрәмнәр безнең һәрберебез өчен дә мөһим.

Аксубайлылар күләмле этнографик диктант яздылар.

2017 елның 04 ноябренда Чистай районы  ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре күркәм гаилә парын – тигезлектә, татулыкта яшәүче Вера Ивановна һәм Владимир Иванович Осиповларны алтын туйлары белән ихластан тәбрик иттеләр.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә республика урта белем бирүче уку йортлары укучылары өчен “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча олимпиаданың йомгаклау этабы узды.

Азнакай үзәк район хастаханәсе, бала тудыру бүлегендән, тантаналы рәвештә, яңа туган Шәрипова Дилярага чыгу оештырылды. Өченче ноябрьдә, 2 кг 880 грамм һәм 52 см  булып туган баланың ата-анасы, ЗАГС бүлегенең баш белгече Светлана Шакированың кулындан туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән “Котлау хаты” алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International