ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

     Яр Чаллы шәһәренен Тантаналар Сараенда Мансуровлар гаиләсе узләренең олуг бәйрәмнәрең алтын туйларын уткәрергә җыелдылар. Тирә-яктагыралга җылылык һәм бэхэт чатлыкларын сирпеп Григорий Сергеевич белән Мария Михайловна 50 ел бергә матур, тату иткәннәр.

Кластерлар һәм технопарклар ассоциациясе II "Сәнәгый Россия 4.0. Санлы икътисад юлында" гамәли конференциясен уздырды.

Конференциянең максаты Россия сәнәгатенең алдан баручы территориаль-тармак үсешенә һәм "санлы икътисад" дәверендә аның көндәшлеккә сәләтле булуын тәэмин итүгә алымнар эшләүдән гыйбарәт иде.

Конференциядә федераль бюджет акчасы хисабыннан төзелгән сәнәгый-җитештерү тибындагы махсус икътисад зоналарының инфраструктура объектларын тулысынча эшләтүне тәэмин итү һәм өстенлекле мәйданчыклар сыйфатында күрсәтелгән махсус икътисад зоналары территорияләрендә җитештерү куәтләрен локальләштерү буенча эш төркеменең чираттагы утырышы булды.

"Сәнәгый Россия 4.0. Санлы икътисад юлында" конференциясендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов катнашты.

Ноябрь аенда күренекле Урал  классик әдәияты язучысы Дмитрий Наркисович Мамин-Сибирякның тууына 165 яшь тула.

Узган атнада Казанда Наше время – Безнең заман” дип исемләнгән эшләүче яшьләр иҗаты фестивале тәмамланды.

Әтнә муниципаль районы Дусым авылында яшәүче Шәнгәрәева Галимә Мәгсүмҗан кызына 8 ноябрь көнне 90 яшь тулды. Шәнгәрәева Галимә озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының  җитәкчесенең урынбасары, Күәм авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Шәнгәрәева Галимәнең бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Көзге каникул вакытында районның активист укучылары Биектау районындагы сәламәтләндерү лагеренда республикадан җыелган 50 укучы арасында профильле сменада булып кайтты.

Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов җитәкчелегендә  чираттагы административ комиссия утырышы уздырылды.

Югары Ослан районы мәгариф бүлеге башлыгының тәрбия эшләре буенча урынбасары урыны вакантлы.

«Россия – 2035» Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсының социаль-экономик үсеш стратегиясенең 1 нче этабы тәмамланды. Анда Югары Ослан мәктәбе укучысы Долгушева Валерия “Эссе” номинациясендә халык миграциясе турындагы эше белән  җиңү яулады.

ТР Росреестры Күчемсез милекнең кадастр бәясен кайдан белергә? – дигән сорауга берничә  төрле юл барлыгын хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International