ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2017 ел
җомга

Йошкар-Олада "УмаПалата" интеллектуаль уенының округ финалы тантаналы рәвештә ябылды. Ул "Балачакны кире кайтару" балалар йортларына ярдәм күрсәтү һәм  ата-ана тәрбиясеннән мәһрүм калган балаларны социаль җайлаштыру иҗтимагый яктан мөһим проект кысаларында оештырылды.

Казан мэриясе ярдәме белән  9нчы һәм 10 нчы декабрь көнне "Смена" заманча мәдәният үзәгендә (Казан шәһәре, Борхан Шахиди урамы, 7) Кышкы китап фестивале узачак. Фестивальдә ике дистәдән артык лекция һәм мастер-класслар оештырылачак, ә үзләренең китапларын бөтен Россиядән 50дән артык нәшрият тәкъдим итәчәк. Китап ярминкәсе 9 декабрь көнне 14.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр һәм 10 декабрь көнне 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Фестивальнең тулы расписаниесын киләсе атналарда рәсми сайтта карап булачак.

ТР  Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә, 11 ноябрьдә, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшемсез. Җил  көньяктан. Һаваның минималь температурасы төнлә -4..-7º, көндез максималь температура 0..-3º тәшкил итә. 

Шәһәрдә торучылар өчен профилактик акцияләр бүген һәм ял көннәрендә узачак: С. Саид-Галиев исемендәге КС (Казан шәһ, Советская ур., 18) 10 ноябрьдә (җомга) 17 сәг. башлап 19 сәг. кадәр йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау буенча акция булачак. 11 ноябрьдә (шимбә) 13 сәг. башлап 17 сәг. кадәр туберкулезны профилактикалау буенча акция узачак. 12 ноябрьдә (якшәмбе) 13 сәг. башлап 19 сәг. кадәр сөт бизенең яман шешен профилактикалау буенча  акция узачак.

Республика проеты кысаларында

Олы Кайбыч урта мәктәбенең технология укытучысы Миләүшә Баһавиева 55 яшьлек юбилеен каршылады.

Матбугат хезмәте хәбәр итә

Әлмәт мәшьгульлек үзәге "БИНК" социаль-эш клубы (Казан шәһәре) белән бергә бүген эш белән тәэмин итүчеләр, зона эш группалары, мәшьгульлек үзәкләре вәкилләре өчен "2017-2018 елларда канунчылыкта хезмәт һәм мәшьгульлеккә кагылышлы үзгәрешләр һәм аларны куллану тәртибе" темасына семинар-киңәшмә уздырды. 

Матбугат хезмәте хәбәр итә

9 ноябрь көнне Олы Кайбыч урта мәктәбе базасында укытучылар һөнәри тестлаштыру узды һәм анда барлыгы 45 укытучы катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International