ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 15 ноябрь көнендә Спас районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Казан "Бинк" социаль-эш клубы психологы белән бергә Кадет мәктәп-интернаты укучыларына һөнәри юнәлеш бирүче хезмәтләр күрсәтте.

 

 

Кичә Казанда Игенчеләр сараенда «Республиканың иң яхшы комбайнчысы-2017» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Алар арасында безнең районның да сигез механизаторы бар.
 

Соңгы елларда республикабызда автотранспорт саны,юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара.

Бөтендөнья диабет белән көрәшү көнендә Түбән Каманың сәүдә үзәкләренең берсендә «Диабетсыз яшәү» акциясе узды. Аның максаты – диабет мәсьәләсенә игътибар тарту. Бөтен теләүчеләр үзенең артериаль кан басымын, тән массасы индексын, канда глюкоза дәрәҗәсен түләүсез тикшерә алдылар. Скринингны 200гә якын кеше узды. Канда шикәр дәрәҗәсе күтәренке булган кешеләрне өстәмә тикшерүгә җибәрделәр.

Кече Мәме авылында гомер кичерүче Николай Бабанов 80 яшьлек юбилеен каршылады.

Матбугат хезмәте хәбәр итә

Матбугат хезмәте хәбәр итә

15 нче ноябрьдә Югары Ослан гимназиясендә чираттагы Физикадан Бердәм дәүләт имтиханнарына хәзерлек практикумы узды.

Мемориаль такта җырчы яшәгән Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы 17нче йорт адресы буенча урнаштырылган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм  Финляндиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Микко Хаутала Казанның Совет районында тантаналы төстә Green торак комплексына беренче ташны салуда катнашты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International