ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Югары Ослан халкы районда яңа бассейн төзи башлау нәтиҗәсендә иске картодромны җимергәнгә бик кайгырган иделәр. Бүгенге көндә спорт комплексы “Чемпион” артында яңа картодром аякка басты.

Бүген район башлыгы Марат Зиатдинов 19 нчы ноябрьдә булачак референдуидум сораулары буенча видеоконферециядә катнашты.

Кадастр Палатасына гадәттә гражданнардан күчемсез милеккә адрес билгеләү буенча мөрәҗәгатьләр килә.

Бүген хокук бозулар профилактикасы буенча  ТР Хөкүмәте комиссиясе утырышы булды.

Казанда Баскет Холл территориясендә «Уникс» – «Андорра» уен башлануы алдыннан мәни бизенең яман шешен иртә диагностикалау максатында канда простатик үзенчәлекле антигенның дәрәҗәсен билгеләүгә түләүсез тестлау узды. Тикшерү риск төркеменә керәчәк кешеләр (50 яшьтән башлап 69 яшькә кадәр ирләр) өчен уздырылды.

«Ак чәчәклэр» конкурсында җиңүче, «Ел табибы-2013», Татарстан Республикасының атказанган табибы Әнвәр Катеев дөньядан китте.

Бүген, 2017 елның 16 ноябрендә, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында, районара бүлекләрнең  башлыклары һәм җитәкчеләре һәм региональ  әһәмияттәге дәүләт тәбигый  тыюлыкларның  директорлары катнашында киңәйтелгән  киңәшмә уздырылды.

Киңәшмә барышында  бу елның 10 ае эчендә  эшләнгән эшләрнең  арадагы нәтиҗәләре чыгарылды һәм  тикшерү-күзәтү эшчәнлеген камилләштерү сораулары һәр яктан тикшерелде.

2018 елга һәм 2019, 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты икенче укылышта Дәүләт Советының киләсе утырышында тикшереләчәк. Бу карар Бюджет, салым һәм финанслар буенча комитетның бүгенге утырышында кабул ителде. Республиканың төп финанс законына 262 төзәтмә килгән.

Бүген, 16 ноябрьдә кич, 17 ноябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә юлларда бозлавык булуы ихтимал, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте.

2017 елның 16 ноябрендә Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасының Хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышы узды. Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К.Нигъмәтуллин рәислегендә уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International