ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Фермер Гөлназ Четвертакова хуҗалык итүнең кече формаларын тагын да үстерү буенча республикада эшләүче программага кушыла һәм 2 миллион 800 мең сум грант ота.

Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Мөслим районы автосервисларында “корыч ат”ларны кайгыртуның ни дәрәҗәдә булуын ачыклады. Хәзерге вакытта машина – байлык түгел, ә хәрәкәтләнү чарасы! Әмма бу техника, теләсә кайсы башка техника кебек үк, үз вакытында карауны таләп итә. Автомобиль озаграк хезмәт итсен өчен, рульдә утырып йөрү уңайлы булсын өчен кирәк бу. Ә иң мөһиме – “корыч ат” турында кайгырту уңайлылык, матурлыктан тыш, рульдәге кешенең иминлеген тәэмин итә!

2017 елның 21 ноябрендә Әлки муниципаль районында авыл кешеләренең  эшлекле активлыгы мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә уздырылды.

Түбән Камада Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Сәрия Сабурская  һәм Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасындагы  тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Владимир Циома  бергәләп гражданнарны кабул иттеләр.

Театр сәнгате бүлеге укучылары Мөслим буйлап экскурсиягә чыкты.

Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышы узды.

Анда хокук бозуларны профилактикалау буенча мәдәни-ял учреждениеләренең ролен күтәрү,  Хөкүмәт комиссиясе эш төркеменең күчмә тикшерүләре буенча Нурлат, Сарман, Алексеевск һәм Лаеш муниципаль районнарында хокук бозуларны профилактикалау нәтиҗәләренең эш торышы һ. б. мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Киңәшмәдә ДБУ "Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директоры А. Н. Кудрявцева катнашты.

Бүген Мәктәптән тыш эшләр үзәгендэ Мөслим муниципаль районы ветераннары советы делегациясе булды...

Казан шәһ. 21нче сырхауханәсенең яңа бинасына Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы  Россия Федерациясенең 2011–2020 елларга «Уңай мохит» дәүләт программасын гамәлгә ашыру артыннан тикшерү буенча координацион советы әгъзасы Ирина Просвирякова, Көч Структуралары Ассоциациясе (КСА) «Воин» дигән экологик куркынычсызлыгы һәм  халыкны социаль яклау департаментының эксперт-инспекторы Эдуард Ибраһимов һәм «Инвалидлар тормышының уңайлы мохитын оештыру» программасы буенча квалификация күтәрү курсында катнашучылары килеп киттеләр.

Татарстан районнарында АСК оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм МТПны авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга әзерләү буенча конкурс башланды. Бүген мондый чара Чүпрәле мунициципаль районында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International