ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Екатеринбургта "Россия шәһәрләре 2030: мөмкинлекләр борылышы" россиякүләм форумы кысаларында шәһәрләрнең стратегияләре конкурсының финалы узды, аның йомгаклары буенча 1 нче урынны Казан белән Томск бүлеште.

 

15-16 ноябрь көннәрендә Яр Чаллының ИТ-паркында машина төзүче кластер форумы узды. Анда Россиянең 26 төбәгеннән 500 делегат катнашты: Renault, KUKA, Valeo Servise, КАМАЗ, НЕФАЗ.

"Тулыландыручы эшләнмәләр" программасы гамәлгә ашырыла башлады, ул сәнәгать продукциясе составында кулланылучы тулыландыручы эшләнләләр җитештерүне оештыруга юнәлтелгән проектларны финанслауга юнәлтелгән.

“Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертиза һәм бәяләр билгеләү белән идарә итү” Дәүләт Автоном Учреждениесе 17 ноябрь көнне " 2017 елда смета-норматив базасы үзгәрешләрен күзәтү: актуаль методик документлар, законнарга кертелгән үзгәрешләр анализы һәм аларны куллану үзенчәлекләре" темасына Татарстан Республикасы төзелеш тармагы белгечләре өчен ел саен үткәрелә торган семинар үткәрәчәк. Семинарда бәя кую системасын реформалаштыру нәтиҗәләре һәм 2018 елдан алып үзенчәлекләре белән эшләү каралачак.

Баек авыл китапханәчесе  мәктәп укучыларына  язучы Кояш Тимбиковага 80 ел тулу уңаеннан "Кояш көлә, мин елмаям" дип исемләнгән шигыренә әдәби кичә үткәрде.

Конференциядә катнашучы 68 беренчел бүлекчә делегатлары "Бердәм Россия" партиясенең Бөгелмә җирле бүлегенең эшләнәчәк эшләре турында фикер алыштылар 

Зеленая Роща авыл җирлегенең 23 нче  китапханәсе-филиалы китапханәчесе Ирина Ишкова республика бәйгесендә җиңүче булды

Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрне интеллектуаль үстерү максатыннан шашка һәм шахмат уеннары үткәрелә.   

2017 елның 22 ноябрь көнендә Казан шәһәре Вахитов районының эш белән тәэмин итү үзәгендә эш урыннары ярминкәсе узачак. Анда 5 предприятиенең кадрлар бүлеге хезмәткәрләре катнашачак.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International