ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2017 ел
якшәмбе

Халиуллин Фәлиз Хәмидулла улы һәм  Халиуллина Мәрьям Хабибрахман кызы 1967 елда язылышып матур гына гомер итәләр.  Бугенге  көндә уллары Фәнис  тәрбиясендә Шекә авылында парлы, тигез гомер кичерәләр.  Алар икесе дә сабыр, тыйнак, киң күңелле , кешелекле.

Казанда кыска суда йөзү буенча Россия чемпионатының икенче ярышлар көне тәмамланды.

Әлмәт муниципаль районының  34 авыл җирлегендә урнашкан 47  сайлау участогында  бүген үзара салым кертү буенча  референдумнар уза.  Район буенча тавыш бирү хокукына ия булучылар саны 24754  кеше.  Үзара салым кертүдән тупланган средстволар, нигездә,  юллар ремонтлауга, су , ут  линияләрен  яңартуга,  зиратлар, чишмәләрне  төзекләндерүгә   юнәлдерелә.

Кыска суда йөзү буенча Россия чемпионатының икенче көнендә ике яшүсмерләр рекорды куелды, ә Юлия Ефимова алтын медаль алды.

Бүген Хошимин шәһәренә (Вьетнам Социалистик Республикасы) эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Көньяк Вьетнамның төп истәлекле урыннарыннан берсе «Кучи партизан крае» хәрби-тарихи комплексында булды. Татарстан Республикасы Президентын Россия Федерациясенең Хошиминдагы Генераль консулы  Алексей Попов һәм Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов озата йөрде.  

Буген 19 ноябрь, 7.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр Актаныш муниципаль район авыл җирлекләрендә үзара салым җыю буенча референдум үтте. Үзара салым – җирлек проблемаларын хәл итү өчен халыктан елына бер тапкыр җыела торган акча.

19 ноябрьдә Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев «Iida Sangyo» япон компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Лаеш районына вәкиллекле делегация килде: компания президенты Масаши Каней һәм тәэмин итү департаменты директоры Татсуйа Окава. Алар бизнес алып бару өчен мәйданчыклар белән таныштылар һәм район башлыгы белән нәтиҗәле хезмәттәшлек мәсьәләләрен карап тикшерделәр. Компания ТР Лаеш районында үз җитештерүен урнаштырырга планлаштыра.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 42 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 14 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр. Республикада  7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  – 1 янгын, каралтыда – 5 янгын, бакча йортларында – 1 янгын.   

Бүген, 19 ноябрь көнне  Әлмәт  муниципаль районында үзара салым  кертү буенча  референдум  уза.  Референдумда 34  авыл җирлеге,  тавыш бирү хокукына ия  24754  кеше  катнаша. Тавыш бирүләрне 257  җирле сайлау  комиссиясе  әгъзалары оештыра.   Район башлыгы  тавыш бирүдә катнашып  үзара салым кертүгә карата үзенең мөнәсәбәтен белдерде.  Айрат Хәйруллин  Яңа Никольский авылы җирлегендә урнашкан  857 нче сайлау участогында  тавыш бирде.

Бүген Кайбыч муниципаль районының барлык 17 авыл җирлегендә дә гражданнардан үзара салым җыю буенча җирле референдумнар уздырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International