ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

ТР  Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә, 23 ноябрьдә, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыннары белән яңгыр һәм юеш кар рәвешендә явым-төшемнәр. Җил көньяк-көнчыгыштан. Һаваның минималь температурасы төнлә -1..-4º, көндез максималь температура +1..+4º тәшкил итә.

Сарман районы “Шәфкатъ”  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Россия балалары – 2017» кысаларында рейд.

Балалар бакчасында бәйрэм –ул һәрвакыт могҗизалар, тылсымлы төсләр, балаларның шат тавышы.

Бүген районның барлык социаль хезмәткәрләре чираттагы киңәшмәгә җыелды. 

Халыкара әниләр Көне алдыннан гаилә Үзәгендә 13 әни сертификатка ия булды

Әлмәт пенсионерларына бушлай велосипед бүләк иттеләр. Әлмәт пенсионерлары даими кайгыртулы. Сәламәтлекләрен ныгыту өчен шәһәрдә һәм районда барлык шартлар тудырыла.

Яшьләрнең  ял итү  үзәгендә бу атнада булачак кинофильмнар һәм мультфильмнар афишасы

Бүген - 22 ноябрь көнне  "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Балтачтагы җирле бүлекчәсенең чираттагы 27нче конференциясе булды. Конференция эшчәнлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары һәм “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы Римма Атлас кызы Ратникова катнашты. Конференция район Советының утырышлар залында үтте.

 

Татарстан синоптиклары һава шартларының бозылуы турында кисәтү таратты.

Узган шимбәдә “Бадминтон үзәге” спорт комплексы базасында Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре арасындагы спартакиада кысасында бадминтон ярышлары булды. Бу ярышларда министрлык командасы өчен урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Алсу Антонова, юридик бүлекнең әйдәп баручы киңәшчесе Рушания Камалова, урманны саклау һәм яклау секторы мөдире Наил Мирсияпов һәм урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлеге начальнигы Тимур Галиев чыгыш ясадылар. Команданың көндәшләре – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, шулай ук ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре иде. Хәзерге вакытта министрлык командасы агымдагы елның декабрь башында булачак баскетбол уенына әзерләнә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International