ЯҢАЛЫКЛАР


24
ноябрь, 2017 ел
җомга

27 ноябрь - 3 декабрьдә  Лениногорск муниципаль районында депутатлар тарафыннан атна буе халыкны кабул итү булачак. 

24 ноябрь көнне көз аеның матур бәйрәмнәренең берсе – Әниләр көне уңаеннан Сарман районы Чураш авылында бик матур бәйрәм булды. Ул "Алтын көздә - алтын туйлар" дип аталган һәм Вәсимә, Рафис Талиповлар белән Филия, Инил Ишалиннарның бергә яшәүләренең 50 еллыкларына - алтын туйларына багышланган иде. Юбилярларны авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева, район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, район ветеранннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, мәгариф бүлеге белгече Гөлфия Шакирова, балалары, туганнары, сабакташлары, дуслары котладылар, изге теләкләрен җиткерделәр. Чыгышлар җырлар белән үрелеп барды.

Бүген Казанда Гимнастика үзәгендә Олимпия чемпионкасы Дарья  Шкурихина призларына «Уңыш югарылыгында» II ачык турнирын ачу тантанасы узды.   

Чарада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.  

Искәртәбез, ярышларны оештыручы – «Татарстан Республикасы Нәфис гимнастика федерациясе» төбәк иҗтимагый оешмасы. Турнир директоры – Олимпия чемпионкасы Дарья Шкурихина.

Әлеге бәйгене республиканың Икътисад министрлыгы оештыра. Быел да бәйгедә  җиңүчеләр билгеләнәчәк, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.Предприятиеләр авыл хуҗалыгы, җитештерү, югары технологияләр өлкәсе, транспорт, төзелеш, яшь эшмәкәр, социаль эшмәкәр, иң яхшы экспортер, инновацион эшмәкәр, импортны алмаштыру кебек номинацияләрдә көч сынашачак. Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 10 декабрьгә кадәр кабул ителә.

 

2017 елның 23 нояберендә Яр Чаллы шәһәре Тантаналар сараенда юбилярлар парады узды.

Мәйдан авыл җирлеге башкарма комитетынның секретарь урыны вакантлы икәнен игълан итә Югары Ослан район Советы.

Региональ һәм муниципаль органнар алдында Россия авыл хуҗалыгы һәм фермер хуҗалыкларын базар мөнәсәбәтләренә чыгару сораулары буенча авыл хуҗалыгын үстерү буенча 2017 нче елның 13 нче октябрендә үткән утырышта  РФ Президенты билгеләгән мәгълүматлар билгеле булды.

Бүген “Чемпион” спорт комплексында мәктәп баскетбол лигаларының 2017-2018 нче ел сезоны үткәрелде. Анда 9 мәктәптән кызлар командалары катнашты. Судбя ролен Афанасьев Виталий һәм Федотов Александр башкарды.

Бүген районныд Финанс-бюджет Палатасы рәисе Елена Колесова видеоконференция режимында үткән налоглар буеча бурычлар темасына багышланган утырышта катнашты.

Аналар көне – Халыкара әниләр бәйрәме. Төрле илләрдә бу бәйрәм төрле вакытта уздырыла, ә Россиядә ноябрьнең соңгы пәнҗешәмбесе-ял көнне билгеләп үттеләр. Районның үзәк китапханәсендә бу бәйрәмгә багышлап, “Ана мәхәббәтенең көче” дигән күргәзмә барлыкка килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International